Питрәчтә балалар шәһәрчегендә реконструкция дәвам итә
Эшләр спорт мәйданчыклары ягында бара.
Төзүчеләр ишекләрне монтажлыйлар, тротуарны төзекләндерәләр, борт ташлары инде куелган, тиздән асфальт җәячәкләр. Футбол кырында койма, капка урнаштырылган, ясалма катлам яңартылган. Резина кисәкләреннән баскетбол зонасында катлам ясалачак. Хәзерге вакытта трибуналарда түбәләр урнаштыру бара. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандус куелачак.
Сентябрь дәвамында модульле ванна бүлмәсе һәм баскетбол боҗралары кебек кече архитектура формалары кайтарылачак һәм урнаштырылачак.
Эшләр 85 процентка башкарылды, - дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа