Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә беренче мәктәпнең 1993 елгы чыгарылыш укучылары очрашты

Алар балачакларын һәм яшьлекләрен генә бергә үткәреп калмаганнар, ә гомер буе бер районда яшиләр, эшлиләр

1993 елгы чыгарылыш укучылары Питрәч беренче мәктәбен тәмамлауларының 30 еллыгын билгеләп үтү өчен сыйныфташлар очрашуына җыелганнар. Август уртасы – күпләрнең ял вакытына туры килде.

– Безнең сыйныф бик тату иде, чөнки без бакчага да бергә йөрдек, – дип сөйләде Любовь Карпова, – без барысын да таптык, барысына да шалтыраттык, әмма билгеле бер сәбәпләр аркасында кайберләре килә алмады. 10В сыйныфында 28 кеше укыдык, очрашуга 22ебез килде. Күбебез Питрәчтә яшибез, еш очрашабыз, бүгенге көн үзенчәлекле, истәлекле һәм дулкынландыргыч. Беренче укытучыбыз Нина Гурьянованың беренче укучылары булдык, ул безгә югары уку йортын тәмамлаганнан соң ук килде. Ә безнең сыйныф җитәкчесе Валентина Куликованың беренче чыгарылыш укучылары булдык, – диде ул.

Любовь Карпова үз тормышын медицинага багышлаган, мәктәптән үк медицина темасына иншалар яза торган булган. Казан медицина көллиятен тәмамлаганнан соң ул туган районына кайта һәм 25 ел үзәк хастаханәдә эшли.

– Без балалар бакчасыннан ук дуслар, һәм хәзер дә без бик дус, – дип искә ала Марина Саферова. – Беренче сыйныфка мине әни Людмила Ивановна алып барды. Мин барысын да белергә, өйрәнергә теләдем. Башлангыч мәктәп ике катлы агач бинада иде. Унынчы сыйныфта, соңгы кыңгыраудан, имтиханнардан соң, барысы белән дә аерылу моңсу һәм авыр булды. Мондый очрашулар ярдәмендә мәктәп елларына кабат әйләнеп кайтасың, – диде ул.

Марина Саферова күп еллар сәүдә өлкәсендә, соңгы өч елда ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшли. Алевтин Захаров та үз районына тугры калган, әтисе Виссарион Яковлевич юлыннан киткән. Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә, аны тәмамлаганнан соң пенсиягә чыкканчы Питрәч район эчке эшләр бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү буенча оперуполномоченный, өлкән тикшерүче булып эшли, хәзер ул адвокат.

– Мин беренче сыйныфка укырга Пановка мәктәбенә бардым. Гаиләбез Питрәчкә күченгәч, 1В сыйныфта укый башладым. Яңа сыйныфташларым мине яхшы кабул итте, мин шунда ук Рөстәм Шәрәфиев белән дуслаштым, ә Марина Журавлева белән бер парта артында утырдым. Мәктәп еллары мәңгегә истә калды, – диде Алевтин.

Шулай ук Рамил Камалетдинов та туган районында эшли. Ул умартачы булырга хыялланган, ләкин әнисе: “Башта югары белем ал, аннары карарсың” дигән. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, ул Казан ветеринария институтына укырга керә, киң профильле ветеринария табибы һөнәрен үзләштерә. Питрәч ветеринария берләшмәсендә эшли, хәзер Татар Тау Иле ветеринария участогы мөдире булып тора, аңа 20 торак пункт керә.

– Безнең сыйныф иң актив һәм аралашучан булды, – дип ышандыра сыйныф җитәкчесе Валентина Ивановна. - Без Казанга төрле чараларга, концертларга, театрларга бардык. Район, мәктәп чараларында катнаштык, аларга һәрвакыт таянырга була, һәм аларның әти-әниләре бик яхшы, ярдәмчел иде. Әлегә кадәр элемтәдә торабыз, минем укучыларым һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Мин алар өчен бик шат, алар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар, лаеклы белем алдылар. Мин аларның уңышларына шатмын, – дип сүзен тәмамлады укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса