Питрәчтә Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләре узды
Чара кысаларында гадәттән тыш хәлне бетерү өчен җәлеп ителгән чаралар булу-булмавын һәм әзерлеген тикшерәләр
Питрәчтә Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләре узды. Бүген алар табигый янгыннар нәтиҗәсендә килеп чыга торган гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә багышланган иде. Иртәгә язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне бетерү эшләрен оештыру буенча чаралар каралачак.
- Без Гадәттән тыш хәлне бетерү өчен җәлеп ителгән чаралар барлыгын һәм аларның әзерлеген тикшерәбез. Урман янгыннарын сүндерүдә Бердәм дәүләт системасының барлык көчләре катнаша. Бүген районның барлык ашыгыч хезмәтләре, шулай ук транспортлары су ташу өчен файдаланыла торган шәхси эшмәкәрләр һәм юл хезмәтләре җыелды. Алар урман янгыннарын локальләштерү өчен кирәк, — дип билгеләп үтте Питрәч районының Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев.
Табигый янгыннарны ачыклауның иң нәтиҗәле ысулларының берсе – космик мониторинг. Бу система урман массивларында Җирнең ясалма иярченнәре ярдәмендә термик нокталар таба. Узган елда районда 8 термик нокта ачыкланган.
– Быел җәй коры булыр дип көтелә. Шуңа күрә мондый характердагы гадәттән тыш хәлләргә әзер булу бик мөһим, - дип ассызыклады Илнур Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа