Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә чиркәү-керәшен телендә келәү узачак

Ул шимбә көнне үтәчәк

Бу шимбәдә, 20 сентябрьдә, Питрәч авылының Изге Николай чиркәвендә керәшен телендә литургия узачак. Хезмәт иртәнге 8гә башланачак, аны Керәшен Сәрдәсе авылы руханилары — иерейлар Дмитрий һәм Геннадий Сизовлар үткәрәчәк.  

Бу вакыйга җирле керәшен җәмәгатьчелеге өчен аеруча әһәмиятле, чөнки даими рәвештә чиркәү-керәшен телендә келәүләр районда бары тик бер урында — Керәшен Сәрдәсе авылында гына үткәрелә.  

Литургия тәмамланганнан соң руханилар белән аралашу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса