Питрәчтә диспансерлаштыру 122 онкология очрагын ачыклаган
Район үзәк хастаханәсендә 2025 елга диспансерлаштыруга йомгак ясалды.
Узган ел скрининглар нәтиҗәлелеге буенча уңышлы булды. Табиблар диспансеризация үткән 14 мең кешедән һәм профилактик тикшерү үткән өч мең кешедән башлангыч стадиядә онкологиянең 122 очрагын ачыклаган. Барлык бу диагнозлар – сөт бизе яман шеше, колоректаль яман шеш, аналык муентыгы, простата бизе, үпкә яман шеше – Республика онкология үзәгендә расланган. Иң мөһим акцент: пациентлар бу турыда шикләнмәгәннәр дә.
– Кеше үз тормышы белән яши, ә бу турыда белми дә. Аналык муентыгы иртә стадияләрдә авыртмый, ә тизәктәге яшерен канны күз белән күреп булмый, – дип аңлата баш табибның амбулатор-поликлиника эше буенча урынбасары Ләйсән Корбанова.
Шулай ук 12 шикәр чире, 143 кан әйләнеше системасы авырулары очрагы ачыкланган. Алар арасында үзен сау-сәламәт дип йөрүчеләр арасында инфаркт кичерүчеләр дә бар, бу диспансеризация вакытында ЭКГда гына ачыкланган.
2026 елда диспансерлаштыру программасы тагын да җентеклерәк һәм конкрет куркынычларга юнәлдерелгән булачак. Питрәч пациентларына да кагылачак үзгәрешләр кертелә.
Инфарктлар һәм инсультлар куркынычын төгәлрәк бәяләү өчен билгеле бер яшь төркемнәрендә липид спектры (липопротеидларга анализ) киңәйтеләчәк. Репродуктив сәламәтлекне диспансерлаштыру тирәнәйтелә (18-49 яшьлек гражданнар өчен). Хәзер аңа кеше папилломасы вирусына (ВПЧ) анализ өстәләчәк – аналык муентыгы яман шешенең төп сәбәбе. Узган ел бу төр тикшеренүләрне районда яшәүче 6110 кеше узган иде инде.
Профилактик чаралар белән якынча 50000 кешене колачлау планлаштырыла. Медикларның төп бурычы-тикшерүне мөмкин кадәр уңайлырак итү. Акцент – бер этаплылыкка.
– Без аны бер көн, күп дигәндә – өч көн дәвамында уздырырга ниятлибез. Моның өчен безнең бөтен ресурсларыбыз бар, – дип белдерде Ләйсән Салаватовна.
Диспансеризациягә фельдшер-акушерлык пункты яисә үзегезнең торак пункттагы табиб амбулаториясе аша язылырга, яисә Питрәчтәге медицина профилактикасы бүлегенә килергә мөмкин. Ул дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00 дән 20:00 гә кадәр тәнәфессез эшли. Эшләүче гражданнар өчен шимбә 8:00 дән 13:00 гә кадәр килү мөмкинлеге бар. Маммограф һәм флюорограф Республика клиник онкодиспансеры белән килешү кысаларында район буенча даими чыгалар.
– Без халыкны кайгыртабыз. Гаиләләр дә сәламәтлекләре торышын кайгыртырга тиеш, – дип йомгаклады сүзен Ләйсән Корбанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia