Питрәчтә гаиләләрне алтын туйлары белән котладылар
Кощак, Татар Тау Иле, Пановка, Шәле авылларыннан ир-хатынлыларны хөрмәтләделәр
Район үзәгендә быел бергә яшәүләренең 50 еллыгын бәйрәм итүче 4 парны хөрмәтләделәр. Аларны беренче булып район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова котлады.
- Сез ярты гасыр бергә, бер язмыш белән, бер-берегезгә мәхәббәт һәм тугрылык саклап яшисез. Без барыбыз да Сезнең белән горурланабыз! Сәламәтлегегез нык, янәшәгездә һәрвакыт игътибарлы һәм кайгыртучан балалар һәм оныклар булсын, - диде Марина Алексеевна.
Кунаклар өчен зур булмаган концерт программасы әзерләделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева парларга әлеге мөһим тантананы уздыруда ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга алтын юбилейларын теркәү турында таныклыклар тапшырды. Гаиләләр Мактау китабына үз имзаларын куйдылар.
- Мөгаен, тормышыгызда һәр гаиләдәге кебек үк, төрле чорлар булгандыр: уңышлар һәм җиңелүләр, күтәрелүләр һәм югалтулар, өметләр һәм канәгатьсеәлекләр. Ләкин иң мөһиме, сез бер-берегезне сайлаганда ялгышмадыгыз, - диде Рәшидә Рәшидовна.
Шулай ук туганнардан – абыйларыннан, апаларыннан, балаларыннан һәм оныкларыннан да котлаулар яңгырады. Алар барысы да әти-әниләренә зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа