Питрәчтә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен түбәндәгеләрне җыярга кирәк: перчатка, оекбаш, футболкалар, пледлар һәм юрганнар. Азык-төлек продуктларыннан консервалар һәм сгущенка, хуҗалык товарларыннан көрәкләр, балта, пычкылар һәм күсе агулары.
“Росгосстрах” иминият компаниясенең Питрәч бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен посылкаларны беренче тапкыр гына җыймый.
– Безнең коллективта 38 хезмәткәр эшли, һәм барысы да әлеге хәйрия акциясендә бердәм рәвештә катнаша, – ди филиал директоры Геннадий Любов, – башта акча җыйдык, аннары көндәлек кирәкле товарлар – тушенкалар, балык консервалары, шәмнәр, салфеткалар, кырыну өчен приборлар һәм гельләр, җылы һәм юка оекбашлар сатып алдылар. Беркем дә читтә калмады, барысы да бу эштә катнашырга кирәклеген аңлый, әле безнең бер хезмәткәребезнең дә улы махсус хәрби операция зонасында.
Гуманитар ярдәмне балалар иҗат йортына тапшырырга мөмкин (Питрәч авылы, Почта урамы, 1 нче йорт). Телефон: 8 (843) 673- 03-72. Дүшәмбе 8:00дән
17:00 сәгатькә кадәр, башка эш көннәрендә 8:00дән 16:00гә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia