Питрәчтә яшәүче ятим балалар «KazanForum»да кулинар мастер-класста катнашты
Инициатива Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылды.
«KazanForum»ның мәдәни-агарту программасында ел саен уздырыла торган Халыкара яшь пешекчеләр турниры кысаларында балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен махсус кулинар мастер-класс узды.
Бу юлы чара социаль юнәлештә булды: катнашу өчен Яшел Үзән, Питрәч һәм Саба районнарыннан ятим балалар чакырылды. Проектның максаты – яшүсмерләрне кулинария дөньясы белән таныштыру, җәмәгать туклануы өлкәсе һөнәрләренә кызыксыну уяту һәм иҗади сәләтләрне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күрсәтү.
Мастер-классның төп остазы Татарстанның танылган аш-су остасы һәм республиканың Пешекчеләре гильдиясе вице-президенты Руслан Асташкин булды. Аның җитәкчелегендә балалар аш-су осталыгы нигезләрен үзләштерде, ингредиентлар белән эшләргә, ризыкларны бизәргә һәм, әлбәттә, тәмле десертлар әзерләргә өйрәнде.
Яшь катнашучылар остаз белән бергә үзенчәлекле сый әзерләде – хуш исле җиләк һәм каймактан әзерләнгән җиңел крем белән коймак.
Мондый чаралар балаларга һөнәри юнәлеш бирүдә генә түгел, аларның шәхси үсешендә дә мөһим роль уйный. Мастер-класста катнашу яшүсмерләр өчен үзләрен яңа эштә сынап карау мөмкинлеге генә түгел, ә тормыш юлын сайлау өчен ярдәм һәм илһам алу мөмкинлеге дә булды.
Алга таба мондый инициативаларны дәвам итү һәм профессиональ бергәлекләр һәм үсеп килүче буын арасындагы элемтәләрне ныгыту планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа