Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә Яшьләр көнен билгеләп үтәчәкләр

Бәйрәм чарасы бу атнада узачак

Питрәч авылында 27 июньдә 18 сәгатьтә Халыкара яшьләр көненә багышланган бәйрәм чарасы була. Ул балалар шәһәрчеге территориясендә узачак.

Чараның программасына «Ретромания» кавер-төркеме катнашында концерт программасы, конкурслар, уеннар һәм мастер-класслар керә. Битбоксчы һәм мим-театр артистлары чыгышлары планлаштырылган. Истәлекле фотографияләр ясау өчен фотобудка эшләячәк. Кичә диджей Али җитәкчелегендәге дискотека белән дәвам итәчәк. Бәйрәм махсус әзерләнгән утлы шоу белән тәмамланачак.

Чараны оештыручылар яшьләрне һәм Питрәч авылының барлык халкын бәйрәмдә катнашырга чакыра. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса