Питрәчтә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча кайнар линия узачак
Мөрәҗәгатьләр 8дән 17 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
3 декабрьдә Питрәч районы кадрлар үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган кайнар телефон линиясе узачак. Акция Халыкара инвалидлар көненә багышланган.
Үзәк белгечләре эш эзләүчеләрдән, эш бирүчеләрдән һәм барлык кызыксынган затлардан 8 дән 17 сәгатькә кадәр 8 (843) 222-05-57 номеры буенча мөрәҗәгатьләр кабул итәчәк. Консультацияләр барышында гамәлдәге вакансияләр, эш урыннарын җайлаштыру, дәүләт программалары, инвалидларны эшкә урнаштыруның хокукый аспектлары һәм кирәкле документлар турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак.
Кайнар линиянең максаты – эш эзләүдә практик ярдәм күрсәтү, инвалидлар һәм потенциаль эш бирүчеләр арасында диалог булдыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia