Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә инвалидларның актуаль проблемаларын ачыкладылар һәм аларны хәл итү юлларын билгеләделәр

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирелә

“Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр белән эшләү. Социаль яраклашу” темасына түгәрәк өстәл булып узды. Район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская катнашучылар белән бергә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең актуаль проблемаларын ачыкладылар һәм аларны хәл итү юлларын билгеләделәр.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр безнең районда, бөтен Россиядәге кебек үк, сәламәтлеге үзенчәлекләре булган кешеләрне җәмгыятькә интеграцияләүгә юнәлдерелгән төрле чараларга бай традицион Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге уза. Музейлар, китапханәләр, мәдәният йортлары, спорт учреждениеләре аларны экскурсияләргә, мастерклассларга һәм спорт белән шөгыльләнергә чакыра. Кинотеатр бушлай сеанслар үткәрә. Район мәдәният йортында “Без бергә” район иҗат фестивале узды.

Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Дарья Юматова докладыннан күренгәнчә, районда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 3628 кеше яши, шуларның 328е – балалар, беренче төркем инвалидлар саны – 279 кеше. Алар закон нигезендә ярдәм чаралары алалар.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирелә. Алар өстенлекле эшкә урнашу һәм түләүсез һөнәри белем алу хокукыннан файдаланалар. “Ватанны саклаучылар” фонды аша алар махсус спорт протезлары белән тәэмин ителә, бу аларга нормаль тормышка кайтырга һәм хәтта спорт белән шөгыльләнергә ярдәм итә. Моннан тыш, фонд мондый ветераннарга торак биналарга җайлашырга ярдәм итә, аңа махсус карават сатып алу һәм махсус бәдрәф җиһазлары урнаштыру керә. Бер ветеран моңа килешү төзегән инде, өчесе чиратта тора.

Очрашу вакытында теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Алар арасында – район хастаханәсендә балалар эндокринологы булмау, йөзү белән шөгыльләнүне оештыруны сорау, социаль торак белән тәэмин итү проблемалары, шулай ук пособиеләр һәм түләүләр белән бәйле мәсьәләләр. Муниципаль хакимият компетенциясендәге мәсьәләләр хәл ителерлек дип табылды. Юлларның торышын һәм торак белән тәэмин итүне хәл итү кыенрак, әмма монда да хакимият чишелеш эзләргә ниятли, компромисс вариантлар тәкъдим итә.

Очрашу азагында Рәис Әхтәм улы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына авыр тормыш хәлендә югалып калмаулары, батырлыклары һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде, ә Сәрия Харисовна сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнг ән кешеләр мәсьәләләре буенча чатка кушылырга һәм проблемалар оператив рәвештә хәл ителә торган видеоконференция буенча киңәшмәләрдә катнашырга өндәде.


Белешмә өчен

Кайбер кешеләр өйләренә газ кертү һәм газ җиһазлары урнаштыру өчен 100 мең сумга кадәр субсидия ала ала. Бөек Ватан сугышы, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары, шулай ук беренче һәм икенче группа инвалидлары, күп балалы гаиләләр, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләләр, яки шундый баланы караучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре һәм гаиләдәге бер кешегә уртача керем 19 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр дәүләт ярдәменә исәп тота ала. Компенсацияне газ үткәргәннән һәм башкарылган эшләрнең бәясен күрсәтеп, актлар күрсәтелгәндә, шулай ук җиһазлар сатып алу турында чеклар күрсәтелгәннән соң гына алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса