Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә «Минем гаиләм – минем байлыгым» конкурсы узды

Барлык гаиләләр дә үз номинацияләрендә җиңүче булдылар

Лилия һәм Айрат Вәлиуллиннар өч кызлары: Самирә, Алия һәм Ралия белән.

Питрәчнең икенче мәктәбендә Гаилә елына һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга багышланган күп кенә чаралар уза.

– Узган атнада укучылар өчен күп балалы гаилә башлыгы белән очрашу оештырылды, аның балалары икенче мәктәптә укый. Ул хәрби хезмәткәр, махсус хәрби операция зонасыннан ике атнага ялга кайткан, шуннан файдаланып, аны очрашуга чакырдык, – дип сөйләде директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Гатиатуллина.

Күптән түгел генә 3 б һәм 4 в сыйныф укучылары чара әзерләгәннәр һәм әти-әниләрен кунакка чакырганнар. Әниләр өчен күңелгә үтеп керә торган, әтиләр өчен шаян шигырьләр укыганнар, әби-бабайларга кайгыртулары өчен рәхмәт белдергәннәр. Җырлар җырлаганнар, биюләр һәм төрле сәхнә күренешләре әзерләгәннәр. Сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Гибатова һәм Равилә Якупова сәхнәдәге һәр укучының номеры истә калырлык булсын өчен тырышкан.

Шушы көннәрдә бу мәктәптә тагын бер чара булды. Аның исеменнән үк барысы да аңлашыла: “Минем гаиләм – минем байлыгым”. Анда алты иҗади, күп балалы һәм дус гаилә вәкилләре катнашты.

– Гаилә – ул һәрчак янәшәбездә, безгә үсәргә ярдәм итүче, уңышларыбызга шатланучы һәм авыр вакытларда юаныч бирүче кешеләр. Безнең мәктәптә без гаилә җылысы һәм уңайлы атмосфера булдырырга омтылабыз, анда һәр укучы һәм укытучы үзләрен уңайлы һәм ышанычлы хис итә. Без зур мәктәп гаиләсенең һәр әгъзасын хөрмәт итәбез, һәм сезнең үз талантыгызны, кызыксынуыгызны һәм сәләтегезне күрсәтүегезгә бик шат. Мондый характердагы чаралар һәр сыйныфта уза, – дип сәламләде кунакларны мәктәп директоры Хәбир Сәйфетдинов. – Безнең мәктәптә күп балалы гаиләдән барлыгы 234 бала белем ала, аларда өчәр, дүртәр, бишәр бала тәрбияләнә, алты һәм җиде бала үскән гаиләләр бар, – дип билгеләп үтте ул.

– Һәр гаилә, бу сер тулы сандык кебек. Әлеге чарада без бу сандыкны азрак ачып карарга булдык, – дип дәвам итте сүзен Лилия Хәмит кызы. – Катнашучылар барысы да төрле, кемдер җырлый, кемнеңдер балалары бию белән шөгыльләнә, кемдер олимпиада призеры. Ата-аналар да актив, алар безнең мәктәпнең спорт һәм иҗтимагый тормышында катнашалар. Шул исәптән күп балалы гаиләләр дә.

Чара барышында катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр: алар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, музыка коралларында уйнадылар. Шулай ук үзләренең традицион гаилә ризыкларын тәкъдим иттеләр һәм тамашачыларны, укучыларны, укытучыларны да сыйладылар. Чыты авылыннан күп балалы Шәмсетдиновлар гаиләсе гөбәдия пешерү серен ачты, Питрәчтән Кнайновлар гаиләсе каз пешергән.

– Бу безнең традицион гаилә ризыгы, ул туган көннәрдә әзерләнә. Бу юлы казны мәктәп бәйрәменә махсус әзерләдек, – диде Елизавета Кнайнова.

Башка катнашучылар да үзләренең аш-су шедеврлары белән гаҗәпләндерергә тырыштылар. Һәм алар моны эшли алдылар.

Чара чын бәйрәмгә әйләнде, биредә караокега җырлар җырладылар, бөтен гаилә белән бию һәм интеллектуаль конкурсларда катнаштылар. Барысын да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Барлык гаиләләр дә үз номинацияләрендә җиңүче булдылар. Спичковларны иң дус, Шәмсетдиновларны – иң талантлы, Дудкиннарны – иң иҗади, Кнайновларны – иң креатив, Вәлиуллиннарны – иң күңелле, Хафизовларны – иң зиһенле гаилә дип таныдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса