Питрәчтә «Музейлар төне» узачак
Кичәнең программасын тәкъдим итәбез
15 майда 16 сәгатьтә районның туган якны өйрәнү музеенда «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе узачак, ул быел «Геройлар» темасы астында үткәрелә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Бу үзенчәлекле кичтә музей Ватан Геройларын искә алырга һәм тарихи мирас атмосферасына чумарга теләүчеләр өчен үз ишекләрен ачачак.
Кичәнең программасы: 16дан 20 сәгатькә кадәр музей экспозицияләрен карап булачак. Иҗади кешеләр өчен 16дан 18 сәгатькә кадәр мавыктыргыч мастер-класслар узачак, анда балалар да, өлкәннәр дә үз куллары белән истәлекле эшләнмәләр ясый алачак. 17:30 сәгатьтә безнең төбәкнең героик үткәне турында сөйләүче уникаль күргәзмәләр буенча экскурсияләр башлана.
Кунаклар өчен «Сугыш кайтавазы» дип аталган театраль күренеш аеруча зур бүләк булачак, ул 18:30да башланачак һәм тамашачыларны сугыш еллары чорына күчерәчәк. Кичә 19:40да тармак ветераннарын хөрмәтләү тантанасы белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа