Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә офицер Руслан Шиһабетдинов белән хушлаштылар

Аңа 34 яшь иде

Питрәчтә подполковник Руслан Шиһабетдиновны соңгы юлга озаттылар, ул 30 августта махсус хәрби операция зонасында вафат булды. Аның белән хушлашырга Җиңү паркына туганнары, якыннары, хезмәттәшләре һәм битараф булмаган кешеләр килгән. Кайгыдан хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да күз яшьләрен яшерә алмады.

Руслан Гыйльман улы Питрәчтә туып-үскән. Мәктәптән соң ул Казан югары танк команда училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, аннары Белгородта гаиләсе белән яши. Хәрби операциянең беренче көннәреннән үк алгы сызыкта булган. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен офицер күп санлы дәүләт медальләре белән бүләкләнде, шул исәптән Суворов, Жуков һәм «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән дә. Аның барлык бүләкләрен матәм тантанасы вакытында курсантлар күтәреп барды.

Чыгыш ясаучылар туганнарының тирән кайгысын уртаклаштылар. Шиһабетдиновлар гаиләсе исеменнән җавап итеп геройның әтисе Гыйльман Гыймранович чыгыш ясады. Ул мондый авыр вакытта терәк булганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде.

«Без тормыш иптәшем белән шундый ул үстерүебез белән горурланабыз. Ул үзенең хәрби бурычын намус белән үтәде. Мин беркемне дә гаепләмим. Беркем дә гаепле түгел. Аллаһы Тәгалә шулай язган: ул герой буларак һәлак булачак. Ялга кайтканда мәчеткә йөри, гыйбадәт кыла, Ходайдан үзенә озын гомер бирүен сорый иде. Бик авыр, беркемгә дә балалар югалту хәсрәтен күрергә язмасын», - дип уртаклашты ул.

Район башлыгы Рәис Сөләйманов 4 сентябрь бөтен район өчен фаҗигале көн булуын, ә якташларыбыз хәтерендә Руслан Шиһабетдинов безнең заман герое, чын батырлык үрнәге, яшь буын өчен ватанга хезмәт итү үрнәге булып калачак, дип ассызыклады.

«Ул соңгы минутка кадәр үз бурычына һәм Ватанына тугры булды», – диде Рәис Әхтәмович.

Руслан укыган Питрәчнең беренче мәктәбе укытучысы Галина Латыйпова аны гаҗәеп уңай кеше буларак искә алды.

«Бер эпизодны хәтерлим: мин аны тактага өй эше буенча җавап бирергә чакырдым. Ул, һәрвакыттагыча елмаеп чыкты. Әгәр ул елмая икән, бөтен класс елмая, һәм дәрес әйбәт уза иде. Ул тәрбияле, лаеклы, грамоталы кеше, чын лидер, аның дуслары күп иде», - дип билгеләп үтте ул.

Офицер истәлегенә бер минут тынлык игълан иттеләр. Оркестр тавышы астында геройны соңгы юлга озаттылар, аны Питрәч авылының мөселман зиратына җирләделәр. Ике ул әтисенә 34 яшь иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса