Питрәчтә «Палестина безнең йөрәкләрдә» күргәзмәсе ачылды
Ул кинотеатр фойесында урын алды.

Фото: © Маргарита Петрова / «Питрәч-информ»
170 нче халыкара күргәзмә нәкь менә шулай дип атала. Әлеге күргәзмә кинотеатр фойесында ачылды. Чараны ачу тантанасы мәдәният бүлеге әзерләгән музыкаль чыгышлар белән бизәлде. Кунакларны Питрәч районының контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Павлов сәламләде.
– Күргәзмә “Палестина рус һәм чит ил рәссамнары күзлегеннән” социаль әһәмиятле проектның дәвамы, – диде ул һәм Питрәч районы башлыгы исеменнән экспозицияне оештыручы, хокук докторы Аль-Балауи Бассам Фатхига Рәхмәт хаты тапшырды.
Оештыручы, Чуашия, Россия һәм Палестина халыклары арасында дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыятенең рәисе һәм “Император Православие Палестина җәмгыяте” әгъзасы, Палестинада туыпүскән, ләкин 1983 елдан Россиядә яшәүче Аль-Балауи Бассам Фатхи күргәзмәдә 100дән артык рәссамның эшләрен тәкъдим иткәнен әйтте. Ул рәссамнарның “Пумала ярдәмендә тынычлык өчен көрәшүләрен” ассызыклады.
– Бүген сезнең алдыгызда төрле илләрдән, шул исәптән Россия һәм Татарстаннан: Лениногорск, Болгар, Казан, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләреннән килгән бөек рәссамнарның иң кызыклы эшләре тәкъдим ителә, – дип санап үтте Аль-Балауи Бассам Фатхи.
Экспозицияне Казаннан Лина Спичкова (Сергей Николаевичның туганнан туган сеңлесе) эшләре тулыландырды. Хокук докторы аңа һәм барлык ярдәмчеләргә — район җитәкчелегенә, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук ул районга халыклар дуслыгы тасмасын тапшырды һәм күргәзмәдә сурәтләнгән Палестина язучысының романын бүләк итте.
Бу гаҗәеп күргәзмә белән теләгән һәркем кинотеатрның фойесында таныша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia