Питрәчтә проблемалы участокларда канализация челтәрләрен чистарталар
Моның өчен профессиональ җиһазлар кулланыла

Фото: vk.com
Район үзәгендә проблемалы участокларда канализация челтәрләрен һәм коеларны чистарталар. Эшләр системаның нормаль эшен булдыру өчен ләм, таш һәм башка катламнарны бетерүгә юнәлдерелгән.
Питрәч энергорайоны башлыгы Сергей Уваров билгеләп үткәнчә, эшләрне махсус оешма башкара, бу югары сыйфатны гарантияли. Моның өчен профессиональ җиһазлар һәм техника җәлеп ителгән.
«Канализация даими рәвештә шәхси гигиена предметлары, чүпрәкләр һәм хәтта пластик шешәләр белән тула. Киләчәктә проблемалар килеп чыкмасын һәм уңайсызлыклар белән очрашырга туры килмәсен өчен, һәркемнән системага нәрсә эләгүен күзәтеп торуыгызны һәм санап үтелгәннәрне ташламавыгызны сорыйм», – дип билгелә үтте Уваров..
Бу чаралардан тыш, эшләр барышында белгечләр торбаүткәргечләрнең торышын да бәяләячәкләр. Бу алга таба аларны реконструкцияләүнең иң нәтиҗәле ысулын сайлау өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia