Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә район яшьләр патриотик форумы узды

Чара барышында форпостчылар төрле тренингларда катнаштылар.

Фото: © Зөһрә Галимуллина / «Питрәч-информ»

Питрәчтә «Россиянең тугры уллары» район яшьләр патриотик форумы узды. Анда 2025 ел нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынны алган Питрәч «Форпост» үзәгенең яшь вәкилләре катнашты.

Мәдәният сарае фойесына керүгә үк форумда катнашучылар музей экспонатлары аша Россия тарихына чума алдылар.

– Мин гражданнар сугышыннан алып безнең көннәргә кадәр оригиналь булган әйберләр тәкъдим итәм, – дип сөйли үзенең мобиль музее экспонатлары турында район волонтеры Миннур Шәмсетдинов. – Монда минем өчен бик кадерле әйберләр бар, бу – бабамның абыйсы, Гражданнар сугышында катнашкан Гомәр Усмановның патрон сумкасы. Бу ике фронт фляжкасы да миңа кадерле. Аларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Зиннәтуллинныкы, икенчесе – Ниязның бабасы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Ширияздан Зиннәтуллинныкы. Бүген инде бабай да, Нияз үзе дә исән түгел, ул безне яклап һәлак булды, ә миндә аларның тарихы сакланачак.

Форумда катнашучылар тагын бер волонтер Олег Попков экспонатлары белән дә таныштылар. Ул да махсус хәрби операция башланганнан бирле, Миннур кебек, безнең сугышчыларга актив ярдәм итә. Ә 24 нче елдан «Чистое серце» оешмасы волонтерлары белән фронтка гуманитар ярдәм алып бара. Аннан алар инде безнең сугышчыларның көнкүреш әйберләрен һәм хәрби трофейлар алып кайталар. Болар шулай ук биредә тәкъдим ителде һәм зур кызыксыну уятты.

Форумның тантаналы ачылышында барлык чыгышлар да үткән заман һәм хәзерге Ватан сакчыларына багышланды.

– Безнең район Бөек Ватан сугышы елларында фронтка киткәннәрнең җитмеш проценттан артыгын югалтты, ә бу меңнәрчә кеше, – диде район башлыгы Рәис Сөләйманов үз чыгышында. – Районда туганнарын, якыннарын югалтмаган бер генә гаилә дә юк. Бүгенге көндә ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен безнең заман геройлары батырлык һәм намус белән үтиләр. Безнең район якташыбыз, Россия Герое Иван Алексеевич Додосов белән горурлана. Бу илебез, республикабыз, районыбыз өчен зур горурлык.

Җыелганнарга Россия Героеның әнисе Татьяна Николаевна да мөрәҗәгать итте. Ул Ватаныбызны саклаучы сугышчыларыбызга, офицерларга зур рәхмәт белдерде һәм үсеп килүче буынны үз иленең чын патриотлары булырга чакырды.

«Җиңүгә йөз тотып» проекты җитәкчесе, «Форпост» үзәге директоры Наилә Таҗиева, хәрәкәттә катнашучыларга, шулай ук остазларга һәм аларга һәрвакыт ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул мондый уртак эш нәтиҗәсендә үзәкнең республикада беренче урын алуын белдерде.

Форум барышында форпостчылар төрле тренингларда катнаштылар. Сәхнәдә «Форпост» хәрәкәте активистларын, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә үз өлешләрен кертүче иҗтимагый оешма һәм учреждениеләрне бүләкләү тантанасы да узды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса