Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә районның алдынгы вәкилләрен бүләкләделәр

Аларга мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды

Фото: © Маргарита Петрова / «Питрәч-информ»

Питрәч районында бүләкләү тантанасы булды.Чара барышында хакимият органнары, бизнес, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм волонтерлар бергәлеге вәкилләренең хезмәтләре билгеләп үтелде. Бүләкләр районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән, күпьеллык намуслы хезмәт һәм актив иҗтимагый позиция өчен бирелде.

Казанда сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда һәм уздыруда катнашканнары өчен Татарстан башкаласы мэрының Рәхмәте белдерелде:

  • Олан Илендәге крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Питрәч районы Советы депутаты Анастасия Александровага.
  • «Шәле-Агро» ҖЧҖ директорының терлекчелек буенча урынбасары Рафаэль Сәлаховка.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте һәм район үсешенә керткән өлеше өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

  • Фәрит Галимов – Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.

Актив хезмәтләре һәм район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен авыл җирлекләре башлыклары бүләкләнде:

  • Кибәч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Рәимов.
  • Чыты авыл җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов.
  • Янсуар выл җирлеге башлыгы Василий Таланов.

Җирле үзидарә органнары эшендәге казанышлары һәм югары профессионализмы өчен бүләкләнделәр:

  • Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Светлана Иванова.
  • Район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Гөлчәчәк Газизуллина.
  • Район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Татьяна Володина.

Депутатлар һәм бизнес вәкилләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде:

  • Руслан Хәлилов («Туры инвестицияләр фонды» ҖЧҖ).
  • Илдус Галиев («Макс-Ойл» ҖЧҖ).
  • Марсель Вафин («Юл-ремонт төзелеше идарәсе» ҖЧҖ).
  • Юрий Свиридов («Уютный Дом» ҖЧҖ).

Шулай ук район Советы аппараты хезмәткәрләренең дә хезмәтләре билгеләп үтелде:

  • Юридик бүлек җитәкчесе Эльгиза Баландина.
  • Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының әйдәп баручы белгечләре Ангелина Мингалева һәм Алина Кислинская.

Команда-штаб өйрәнүләрендә актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырылды:

  • Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Марина Харитонова һәм Рамил Шәйхетдиновага.
  • Башкарма комитетның икътисад бүлеге башлыгы Илнур Бикчәнтәевка.

Мәктәп җитәкчеләре:​​​​​​ Евгений Галактионов (Иске Шигали), Зөлфирә Шаһизиһанова (Татар Казысы) һәм Алмаз Мөхетдинов (Шәле).

Волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен бүләкләнделәр:

  • Белкино һәм Кибәч авыл җирлекләре көмеш волонтерлары.
  • «Чистое сердце» хәрәкәте волонтеры Ольга Кокорина.
  • «Совет офицерлары Союзы» корпусы волонтерлары Марина Демидович һәм Фазыл Нургалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса