Питрәчтә рәсми рәвештә яңа җитәкче тәкъдим ителде
Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге башлыгы билгеләнде
Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге башлыгы итеп юстиция подполковнигы Азат Хәбибрахманов билгеләнде. ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция генерал-майоры Алексей Завгороднев аңа шәхсән үзе хезмәт таныклыгы тапшырды.
– Азат Хәбибрахманов үз вакытында бик яхшы милиция белеме алган, бу бүлектә хезмәт карьерасын башлаган, бай процессуаль эшчәнлек тәҗрибәсенә ия. Әлбәттә, күп кенә яңа юнәлешләрне тиз арада үзләштерергә туры киләчәк. Сез хәзер җитәкче һәм бу коллектив өчен, район территориясендәге торыш өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алдыгыз. Сезгә уңышлар телим! – диде Алексей Анатольевич үз чыгышында.
Район башлыгы Илһам Кашапов, район хакимияте полиция бүлегенә, беренче чиратта, кадрлар мәсьәләләрендә һәрьяклап ярдәм итәчәк, дип өстәде.
– Безнең хокук саклаучылар үз эшләрен төгәл белә. Шуңа күрә, минемчә, уртак тырышлык белән без үз позицияләребезне кирәкле урында тота алырбыз, – диде Илһам Миңнеханович.
Азат Марс улы Казанда туган, Ленино-Кокушкино мәктәбендә укыган. Югары белемне Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында ала. Яшь белгеч буларак 2008 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлегенә тикшерү бүлеге тикшерүчесе булып эшкә керә. 2014 елдан тикшерү бүлеге башлыгы вазифасын башкара.
Россия Эчке эшләр министрлыгының 1, 2, 3 дәрәҗәдәге “Хезмәттәге аерымлыгы өчен” медале, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” күкрәк билгеләре, II дәрәҗәдәге “Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен”, “ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгеләре, “Фидакарь хезмәте өчен” ТР медале, ТР Министрлар Кабинетының рәхмәте бар.
Өйләнгән, хатыны белән ике кыз тәрбияли.
Белешмә өчен
Халык саны арту сәбәпле, район эчке эшләр бүлегендә кадрлар җитмәү күзәтелә. Таләп ителә: баш бухгалтер, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, тикшерү бүлеге сорау алучысы, шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне вакытлыча тоту изоляторының эчке сак посты полиция хезмәткәре, полициянең участок уполномоченные, дежур часть башлыгы, юрисконсульт, бухгалтер, йөкләмәләр үтәлешен контрольдә тоту буенча инспектор, полициянең “Көек”тәге бүлегенә йөкләмәләр үтәлешен контрольдә тоту буенча инспектор. Таләпләр: РФ гражданлыгы, 18 яшьтән 50 яшькә кадәр, белеме урта (тулы) белемнән түбән булмау, хөкем ителмәгән булу, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итү, машина йөртү таныклыгы булу хуплана. Элемтә өчен телефон: 31210 (кизү тору часте).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia