Питрәчтә редакция ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Бүген Татарстан Республикасы матбугаты көне
Татарстан Матбугат көне уңаеннан «Вперед» газетасы редакциясе хезмәткәрләре район журналистикасы үсешенә зур өлеш керткән ветераннар янына бардылар. Аларга азык-төлек җыелмалары тапшырдылар, сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Ветераннар арасында Лидия Павловна Давыдова, Нина Николаевна Захарова, Фәния Сәйфетдин кызы Михеева, Татьяна Александровна Федосеева, Варакия Февральистовна Гыйниятова, Николай Сергеевич Александров, Фәридә Хәмит кызы Шакирова, Илшат Гали улы Гайсаров һәм Гөлшат Зөфәр кызы Куделькина бар.
Ветераннар газета коллективына чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа