Питрәчтә ремонттан соң күптән түгел ачылган мәчет янды
Янгынның сәбәбе әле ачыклана.

Фаҗига җомга көнне кичен килеп чыкты. Ут кичке азаннан соң, мәчеткә йөрүчеләр ястү намазына җыелганда кабынып китә. Янгында ике ир-ат зыян күрә. Икесе дә хастаханәгә озатыла. Бәхеткә, аларның тормышына куркыныч янамый. Әмма мәчет үзе – Питрәчтә дини тормыш торгызылганнан соң иң беренче булып төзелгән гыйбадәтханә – җитди зыян күрде.
Ут бинаның түбәсен, шулай ук кунакларны каршы алу өчен каралган кухня-ашханәне һәм көнкүреш кирәк-яраклары саклана торган урынны тулысынча юк итте. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын нәкъ менә шунда чыккан.
«Мәчеттә янгын турында мәгълүмат 18:26да кабул ителде. Ут тиз арада 84 квадрат метр мәйданлы бинаның түбәсен чолгап алды. Янгын 19:16да сүндерелде», - дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.
Янгынның сәбәбе әле ачыклана.
Янгынны сүндергәч, коточкыч күренеш ачылды. Мәчетнең түбәсе янып беткән диярлек, стеналарның бер өлеше күмерләнгән, әмма манара урынында тора. Аның зәңгәр буявы корымнан каралган, ләкин дини символ ялкын сынавыннан исән калган.
– Манара да, ярымай да урынында. Димәк, ул әле яңадан торгызылачак, – дип өметләнә җирле халык.
Янгын вакытында шаһитлар төшергән, манараны ут чолгап алган видео санаулы сәгатьләр эчендә социаль челтәрләргә таралган иде. Күпләр хискичерешләрен тыя алмый: «Йөрәк кысыла, ышанып булмый», – дигән язулар калдырдылар.
Мәчет янындагы күпфатирлы йортта Галимовлар гаиләсе яши. Янгын чыкканда Алсу кичке аш әзерләгән булган:
– Бик көчле шартлау тавышы ишетелде. Мин шундук балконга йөгереп чыктым – туптуры безнең йортка нәрсәдер очып килде дип уйладым. Ләкин бернәрсә дә юк иде, хәтта барысы да тынып калгандай булды. Бер секундтан соң: «Пожар! Мәчет яна!» дигән тавышлар ишеттем. Аннары инде янгын бөтен мәчетне чолгап алды, – дип искә ала Алсу Галимова.
– Каты шартлау тавышын ишеттек тә, ирем урамга йөгереп чыкты. Шунда ук янгын сүндерүчеләрне, ашыгыч ярдәм чакырттык. Бер ир-ат яраланган иде – без аны табиблар килгәнче үз өебезгә алып кердек. Әлегә кадәр ышана алмыйбыз. Мәчетнең яңадан ачылуына кичә генә шундый шатланган идек, – дип сөйләде Резеда Сабирова.
Бу мәчет питрәчлеләр өчен үзенчәлекле. Озак еллар дәвам иткән динсезлектән соң, ул 1995 елда Питрәчтә төзелгән беренче иман йорты булды. Дистә еллар буе азан яңгыраган, район мөселманнарының берничә буынын берләштергән урын иде ул.
Соңгы елларда мәчет ремонтланды: фасады, түбәсе, эчке бүлмәләре яңартылды. Эшләр төгәлләнде, һәм җомга көнне, 24е, биредә озак вакытлы тәнәфестән соң беренче тапкыр җәмәгать намазы укылды. Кич белән мәчет яңадан хәрабәгә әйләнер, дип беркем дә уйламаган иде.
– Аллаһы Тәгалә безгә төрле юллар белән сынаулар бирә. Һәм бу мәчет шуларның берсе. Хәзер тикшерү алып барыла, экспертлар нәтиҗә ясаячак. Шуннан соң мәчетне ничек торгызырга икәнен хәл итәчәкбез. Бәлки, аны тулысынча сүтеп, бу урында бөтенләй яңасын төзергә дә туры килер, – дип билгеләп үтте район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт Шляпошников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia