Питрәчтә Рождество чыршысы узды
Анда 200гә якын бала катнашты
Питрәчтә Рождество чыршысы узды. Бәйрәмгә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр чакырылды. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән баланы үстерүче, опекунлык һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр дә катнашты. Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балалар да килде.
Район мәдәният йортында әти-әниләре белән бергә төрле яшьтәге 200гә якын малай һәм кыз җыелды. Кунаклар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Илһам Кашапов чыгыш ясады.
- Сезнең юлда бары тик ярдәмчел кешеләр генә очрасын. Амбицияле булудан, үзегезгә яңа бурычлар куюдан, башкалардан аерылып торудан курыкмагыз. Нәкъ менә шуның белән сез башкалардан аерылып торасыз, – дип билгеләп үтте Илһам Миңнеханович, балаларга мөрәҗәгать итеп.
Кунаклар бергәләп театральләштерелгән тамаша карадылар, ә аннары зур чыршы янында әйлән-бәйлән ясадылар. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр һәм моның өчен татлык бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia