Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов булды

Киңәшмәдә Татарстанның 10 районы вәкилләре катнашты

Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»

Питрәчтә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкчелегендә узган зона киңәшмәсендә транспорт һәм юллар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Анда Татарстанның Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Теләче районнары вәкилләре катнашты.

Әлеге киңәшмәнең төп максаты транспорт хезмәте күрсәтү һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен министрлык һәм муниципаль районнар арасында үзара хезмәттәшлекне җайга салу булды.

Фәрит Хәнифов 2030 елга җәмәгать транспортының норматив торышының 85 процент күрсәткеченә ирешү өчен автобус паркларын яңарту кирәклеген ассызыклады. Шулай ук төрле дәрәҗәдәге автобус маршрутлары өчен бердәм цифрлы платформа булдыруның мөһимлеге билгеләп үтелде.

– Республикада 8 мең автобусның 1800е генә пассажирлар йөртүдә эшли, калганнары йә вахтада, кайберләре мәктәп маршрутларында. Һәр район бу мәсьәләне өйрәнергә тиеш, – диде министр.

Ул шулай ук агломерация үзәге буларак Казан шәһәре һәм район үзәге арасында автобус элемтәсе мәсьәләсенең мөһимлеген ассызыклады.

Транспортның барлык төрләрендә кеше йөртү куркынычсызлыгына һәм сыйфатына аерым игътибар бирелде. Тимер юл, һава һәм елга транспорты эшен яхшырту турында фикер алыштылар.

Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»

Министр елга берничә судноны торгызу кирәклеген билгеләп үтте һәм “ТР флоты” (судноларны һәм причалларны ремонтлау) белән дәүләт (яңа причал инфраструктурасын булдыру) арасында бурычларны бүлүне ассызыклады. Фәрит Хәнифов Мамадыш районы вәкиле соравына җавап итеп, хәзерге вакытта Нократ елгасында суднолар йөрешен торгызу мәсьәләсе өйрәнелүе турында хәбәр итте.

Киңәшмәдә катнашучылар юл-урам челтәрен ремонтлау һәм карап тоту мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. Министрлыкның планнарында – юлларны паспортлаштыру, бу аларның торышы белән нәтиҗәлерәк идарә итәргә һәм кирәкле ремонтларны планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, ремонтны планлаштырганда гражданнар мөрәҗәгатьләрен исәпкә алырга һәм игътибарны аеруча кирәкле юлларга юнәлтергә кирәк.

Быел муниципалитетларга урам-юл челтәренә өстәмә финанслау бүлеп бирелде.

– Эшне дөрес итеп оештырырга кирәк: ремонт эшләрен якындагы территориясендә 10 елда казу эшләре алып барылмый торган урамнарга һәм объектларга юнәлтергә кирәк. Ягъни, бу участокларда инженерлык коммуникацияләре тулысынча норматив хәлдә булырга тиеш. Барлык юллар да паспортлаштырылырга һәм исәпкә куелырга тиеш, – дип билгеләп үтте ул.

 

Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»

– 2030 елга төбәк юлларының 60 проценты норматив күрсәткечләргә җавап бирергә тиеш, – дип билгеләп үтте министр. – Бу “бишьеллык”та юлларның сакланышы безнең эшне бәяләүдә иң мөһим критерий булып тора, – дип белдерде ул.

Министрга безнең районга кагылышлы сораулар да бирелде. Мәсәлән, Иске һәм Яңа Шигали авылларын әйләнеп уза торган юллар төзү проблемалы мәсьәлә.

Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов тагын бер актуаль проблема – Шәле авылы янындагы М-7дә тавыштан саклаучы экраннар урнаштыру кирәклеге турында әйтте. Министр үз исеменә мөрәҗәгать әзерләүне сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса