Питрәчтә тротуарларны кардан чистарту дәвам итә
Район үзәгендә барлык тротуарларның 90 проценты кардан чистартылган
Район үзәгендә кар яву нәтиҗәләре белән көрәшү дәвам итә.
Мини-трактор тротуарларны тәртипкә китерде. Техника прокуратура бинасы янында, Аграрная урамыннан боз сарае ягына, Гаврилов урамыннан хастаханә ягына таба урыннарда эшләде.
Юл ремонт-төзелеш идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта район үзәгендә барлык тротуарларның 90 проценты чистартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа