Питрәчтә ветераннар өчен «Балкыш» иҗат фестивале старт ала
Оештыручылар өлкән буынның барлык талантлы вәкилләрен чарала катнашырга чакыра
Ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестиваленең беренче муниципаль этабы Питрәчтә 11 февральдә 10 сәгатьтә җирле мәдәният сараенда узачак. Чара өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
Катнашучылар үзләренең осталыкларын төрле жанрларда күрсәтә алачак: вокал, хореография, нәфис сүз һәм инструменталь башкару.
Оештыручылар барлык талантлы өлкән буын питрәчлеләрне читтә калмаска чакыра. Бу үз иҗатыңны зур сәхнәдә күрсәтү һәм районның мөһим мәдәни вакыйгасының бер өлеше булу мөмкинлеге.
Язылу һәм тулырак мәгълүмат алу өчен фестиваль координаторы Регинага 8 (905) 025-89-99 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia