Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә хакимият һәм бизнес арасында ачык диалог узды

Очрашуда мөһим мәсьәләләр күтәрелде

Ничек хуҗалыкны еллар буе түгел, ә берничә айда челтәрләргә тоташтырырга? Техник тоташуга бәяләрне һәркем өчен ачык итү мөмкинме? Бу һәм башка кискен сорауларны район эшмәкәрләре ТР Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абделганиев, VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, “ТР Дәүләт заказы буенча агентлык” АҖ генераль директоры Яков Геллер, шулай ук ТР Төбәк лизинг компаниясе генераль директоры Станислав Королев белән очрашуда бирделәр.

Район башлыгы Рәис Сөләйманов очрашуны ачып, эшмәкәрләр белән рәсми булмаган аралашуның мөһимлеген ассызыклады:

– Бирегә социаль җаваплы кешеләр җыелды. Сез район территориаль продуктына бик зур өлеш кертәсез: тулай территориаль продуктның 35 процентын сез бирәсез. Сез зур салым базасы булдырасыз. Сез гаять зур көч. Без сезнең үсешегезне телибез, шуңа күрә спикерлар чакырабыз, – дип билгеләде ул.

Фәрит Абделганиев бизнестан килгән мөрәҗәгатьләрнең характеры һәм райондагы хәл турында сөйләде:

– Барысы да яхшы булганда безгә килмиләр. Безнең белән сораулар, проблемалар, хокук бозулар булганда элемтәгә керәләр. Пандемия вакытында безгә көненә 650 мөрәҗәгать керә иде, ә узган ел нәтиҗәләре буенча – 1265. Шул ук вакытта административ басым буенча мөрәҗәгатьләр шактый кимеде. Әгәр эшмәкәр ниндидер күзәтчелек органына зарлана икән, димәк, без кайдадыр эшләп бетермәгәнбез. Питрәч районыннан бары тик 23 мөрәҗәгать бар, – диде ул.

Спикер шулай ук закон чыгарудагы яңалыкларны да билгеләп үтте: “Гаилә эшмәкәрлеге” статусы барлыкка килде, закон нигезендә “һөнәрче” статусы беркетелде. Илья Вольфсон җыелганнарны проблемалары белән активрак уртаклашырга чакырды:

– Сез җирдә эшлисез, теге яки бу карарларны кабул иткәннән соң иң беренче кыенлыкларны да сез кичерәсез. Сез юлыккан проблемалар турында ишетергә, аларны билгеләп куярга һәм сезнең бизнесыгыз үссен өчен ярдәм итәргә теләр идем.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкиле, районның КФХ һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Анастасия Александрова аграрийларны гына борчымаган кискен теманы күтәрде:

– Яңа гына эшли башлаган эшмәкәр өчен яки җитештерүне киңәйткәндә технологик тоташтыру (ут, газ, суга тоташу) мәсьәләсе кискен тора. Башта коммерция тәкъдимен, аннары физик тоташуны көтәргә кирәк. Кызганыч, бу мәсьәлә регламентланмый, һәм челтәрләргә тоташу берничә ел вакыт ала. Бу бизнеска бик каты тәэсир итә. Закон дәрәҗәсендә челтәр оешмалары коммерция тәкъдимен эшләгән һәм тоташтыруны үзе үткәрәчәк вакытларны төгәл теркәп буламы?

Анастасия, коммерцияле тәкъдимнең бәясе шулай ук һәрвакытта да үтә күренмәле түгел, дип өстәде:

– Миңа башка районнан ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Коммерциячел тәкъдимнең башлангыч бәясе 3 миллион сумга якын булган, ә кабинетларда йөргәннән соң бәя 500 меңгә кадәр төшкән. Бәя төгәл булырга тиеш. Тагын бер сорау: КФХларга һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре булган башка юридик затларга нәкъ менә челтәрләргә тоташканда билгеле бер преференцияләр бирү мөмкинме? Чөнки бу нигез, бу игенчеләр, бу илне туендыручы кешеләр, – дип билгеләде Анастасия Александровна.

Моннан тыш, очрашу барышында сәнәгать мәйданчыклары турында да сораулар яңгырады. Фәрит Абделганиев аларның актуальлеген билгеләп үтте. Очрашуга йомгак ясап, Илья Вольфсон әлеге мәсьәләне, һичшиксез, караячакларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса