Питрәчтә хәрби хезмәткә чакырылучы биш егетне армиягә озаттылар
Россия Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылыш башланды. Безнең районнан утыздан артык егет солдат формасы киячәк.
Питрәчтә хәрби хезмәткә чакырылучы биш егетне армиягә озаттылар.
– Хезмәт итәргә, Ватан алдындагы бурычны үтәргә вакыт җитте, – диде Яңа Шигалидан 25 яшьлек Илгиз Нигъмәтҗанов. – Минем югары техник белемем бар, белгечлегем буенча эшләдем. Армия көчсезләрне яратмый, шуңа күрә мин яхшы физик формада булырга тырышам, физик һәм әхлакый яктан әзерләндем. Бокс белән шөгыльләнәм, күнегүләр ясыйм. Мин диңгез флотына эләгергә телим, – диде ул.
Аның белән әнисе Нурия Якубовна һәм әтисе Марат Хәнифович килгән. Илгиз аларның олы уллары. Тагын кече уллары – Эмиль бар.
– Улыбызны чын ир-ат булып, ә иң мөһиме – исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Буш вакыты булганда безгә ешрак язсын һәм шалтыратсын, – диде өметләнеп әнисе. Ире дә аның фикерен хуплап, улына үгет-нәсыйхәт бирде, чөнки ул үзе дә кайчандыр бу юлны үткән кеше. – Һәрбер сау-сәламәт егет хезмәт итәргә тиеш, армия күп нәрсә бирә һәм күп нәрсәгә өйрәтә. Тиешенчә хезмәт итәргә, яңа дуслар табарга, алар белән аралашырга, аннары гражданкада очрашып, хәлләр белешеп яшәргә тиеш, – диде әтисе улына.
Тагын бер хәрби хезмәткә чакырылучы – 21 яшьлек Никита Петров, читтән торып энергетик булырга укый.
– Мин Царевода яшим, армиядә хезмәт итәргә әзер, балачактан ук спорт белән шөгыльләндем, укуымны кайткач дәвам итәчәкмен, – дип уртаклашты ул планнары белән. Аның янына Йошкар-Оладан дусты Владимир Сергеев килгән. – Без Никита белән 2014 елда Мари Эльда кунакта таныштык, шул вакыттан бирле дуслар булып калдык. Мин росгвардиядә ел ярым элек хезмәт иттем, хәзер аның чираты. Иң мөһиме, командирларның боерыкларын һәрвакыт төгәл һәм тиз үтәү. Мин аны беләм, ул төшенкелеккә бирелмәячәк. Менә күрерсез әле, хезмәт ахырына сержант дәрәҗәсен дә алыр, – диде Владимир.
Никитаны аның кызы Эллина сагынып көтәчәк, алар инде сигезенче сыйныфтан бирле очрашып йөриләр.
– Яраткан кешемнән бары тик яхшы хәбәрләр генә килсен, бер ел сизелми дә узып китәр. Мин аны көтәчәкмен, – дип ышандырды Эллина.
Тантаналы озату “Кинокадр” кинотеатры холлында узды. Район башлыгы Илһам Кашапов, хәрби комиссар Владимир Гузич, ялга кайткан солдат Надир Х., район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясады. Барысы да якташларына намус белән хезмәт итүләрен, командованиегә, хезмәттәшләренә үзләрен уңай яктан гына күрсәтүләрен теләделәр. Хезмәт итеп кайткач, үзегез белән горурланырлык булсын, диделәр.
Республика хәрби комиссариатында булачак солдатлар медицина тикшерүе узачак, аннары аларны хәрби частьләргә билгеләячәкләр.
ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа