Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә хәрби хезмәткәр үзен күрергә хыялланган малай белән очрашты

Ул Артемийга туп бүләк итте, аның белән хәрби хезмәткәрнең уллары уйнады.

Питрәчтән тугыз яшьлек Артемий Волков солдатка хат язган иде. Ул, футбол яратучы буларак, хәрбине район үзәгендә күптән түгел төзелгән зур манежда бергә футбол уйнарга чакыра. Һәм менә, ярты елдан соң аның солдат белән очрашу теләге тормышка ашты.

Яңа футбол кырында аны безнең районнан Электроник позывнойлы хәрби хезмәткәр көтә, хатны нәкъ менә ул алган була. Ул вакытта Электроник хәрби хезмәттә була, хәзер яралану сәбәпле, ялда.

– Гуманитар ярдәм җибәрү белән шөгыльләнүче иптәшем Олег, миңа Артемның хатын җибәрүләре турында әйтте. Мин аны йөзләгән тартма арасыннан табып укыдым. Безгә олылар гына түгел, кечкенә балалар да ярдәм итә, алар безне шулай рухландырып торалар, – дип билгеләп үтте Электроник.

Хәрби хезмәткәрнең аягы яраланган, шуңа күрә спорт залында ул яшь футболчы белән бергәләп уйный алмады. Ләкин ул Артемийга туп бүләк итте, аның белән хәрби хезмәткәрнең уллары уйнады. Малайларның яшьләре бер тирә.

Артемий хәрби яки архитектор булырга хыяллана, ләкин беренче вариантка күбрәк тартыла. Һәм мөмкин кадәр солдатларга ярдәм итәргә тырыша. Ул аларга саморезлар, окоп шәмнәре ясау өчен банкалар җыя.

– Мин ничек волонтер була алам? – дип кызыксынды ул Кощак авылыннан “Чистое сердце” оешмасы вәкиле Олег Попковтан, хат аның ярдәме белән барып ирешкән.

– Син инде волонтер! – дип җавап бирде ул Артемийга.

Олег хат аларның кулына эләккәндә, конвертның ябыштырылмаган булуы һәм аны укулары турында әйтте. Күңелләргә үтеп керерлек итеп язылган бу хат беркемне дә битараф калдырмый.

– Без аны ламинирлап куйдык. Электроник хатны алуы турында әйтте һәм ул кайткач, малайны табып, һичшиксез, аның белән очрашырга сөйләштек. Һәм вәгъдәбездә тордык, – дип аңлатма бирде ул.

– Намуслы, көчле, акыллы, – Артемий яңа дусты Электроникны менә шулай сурәтләде.

– Хатым белән мин аны сөендерергә теләдем. Ул видео мөрәҗәгать җибәрде, без, һичшиксез, очрашачакбыз, диде. Очрашу турында әйткәч бик шатландым, әмма моңа гаҗәпләнмәдем, чөнки солдатның үз сүзендә торганын беләм, – ди малай.

Ул хәрбинең медальләрен карады һәм үзенә дә тагып карады, шулай ук аның өчен шигырь укыды һәм үзе ясаган рәсемен бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса