Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды

Җиде геройның гаиләләре бүләкләнде

Фото: © Маргарита Петрова / «Питрәч-информ»

Питрәчтә «КиноКадр» кинотеатры фойесына махсус хәрби операция барышында һәлак булган геройларның туганнары, якыннары һәм якташлары җыелды. Тантаналы шартларда хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды.

Тантананы район башлыгы Рәис Сөләйманов ачты:

«Безнең сугышчылар үз бурычларын намус белән үтәделәр, батырлык һәм кыюлык күрсәттеләр. Кызганычка, аларның күбесенә моның өчен иң югары бәя түләргә туры килде. Ләкин аларның батырлыгы онытылмый. Алар безнең хәтердә, йөрәкләрдә яши. Мондый ир-егетләр тәрбияләгән ата-аналар, ирләрен югалткан хатыннар, атасыз калган балалар алдында баш иябез. Сезнең якыннарыгыз батырлык, Ватанга мәхәббәт үрнәге».

РФ Кораллы Көчләре ветераны, майор Фәрит Вәлиев һәлак булганнарның гаиләләренә мөрәҗәгать итте:

«Сезнең улларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез — чын геройлар. Яшь буын аларның исемнәрен хәтерләячәк».

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – Авдеевка янында батырларча һәлак булган рядовой Алексей Оленевның улы Владислав Исламовның чыгышы булды. Владислав Муса Җәлилнең «Оеклар» шигырен укыды.

«Минем әти Авдеевка янында иптәшләрен дошманнан яклады. Ул аларны коткарды, ә үзе һәлак булды», - дип сөйләде малай.

Бу көнне җиде геройның гаиләләре Батырлык ордены алды:

  • Өлкән лейтенант Максим Степанов
  • Лейтенант Дамир Сираев
  • Рядовой Михаил Павлов
  • Рядовой Алексей Шоколов
  • Рядовой Дмитрий Канашев
  • Рядовой Александр Федосеев
  • Рядовой Алексей Оленев

Тантана бер минут тынлык белән тәмамланды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса