Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә «Хокукый белемнәр мәктәбе» оештырдылар

Очрашу мошенниклыкка каршы көрәш темасына багышланган иде

Питрәч районында мәгълүмати-агарту чарасы – Хокукый белемнәр мәктәбе узды. Әңгәмәнең төп темасы телефон мошенниклыгын профилактикалау булды. Бу бигрәк тә өлкән буын кешеләре өчен иң актуаль проблемаларның берсе.

Чарада полиция вәкиле, тикшерүче Руслан Мөхәммәтҗанов, Сбербанк бүлекчәсе мөдире Гүзәл Тубанова, социаль фонд җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов, Кеше хокуклары буенча вәкаләтленең җәмәгать ярдәмчесе Эльгиза Фәйзуллина катнашты. Питрәч районы белгечләре мошенниклыкның яңа схемалары, алардан саклану ысуллары турында сөйләделәр, шулай ук алдарга тырышкан очракта ничек эш итәргә кирәклеген аңлаттылар. Катнашучылар актив рәвештә сораулар бирделәр, оештыручыларга файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

Чара азагында Игорь Шпагин башкаруында сугыш турында тирән мәгънәле шигырьләр яңгырады, ә Марина Мухортова хәрби темага багышланган җырын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса