Питрәчтә хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак
Чара Мәхәббәт, Гаилә һәм тугрылык көненә багышлана
9 июльдә 10нан 12 сәгатькә кадәр Питрәч районы балалар иҗат йортында (Почтовая урамы, 1 йорт) район халкы өчен хокукый консультация узачак. Чара юридик ярдәм күрсәтү максатында оештырылган, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен.
Бу көн Мәхәббәт, Гаилә һәм тугрылык көненә багышлана. Халык төрле хокукый мәсьәләләр буенча квалификацияле консультацияләр алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа