Питрәчтән эшмәкәр Лариса Абдуллина бизнес нечкәлекләре турында сөйләде
Аның кибетләрендәге көндәлек матур товарлар артында киеренке хезмәт һәм зур сынаулар яшеренгән.
.jpg)
Сәүдә хезмәткәрләре көне уңаеннан без 30 елдан артык бу өлкәдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Лариса Абдуллина белән очраштык. Аның кибетләрендәге көндәлек матур товарлар артында киеренке хезмәт һәм зур сынаулар яшеренгән.
Әлки районында туып-үскән Лариса конкрет һөнәр турында хыялланмаган. Авылдагы хезмәт белән хыялланып утырырга вакыты да булмаган. Авиация техникумын тәмамлаганнан соң, ул берникадәр вакыт заводта эшли. Сәүдәгә очраклы рәвештә килә, ул чакта аңа 25 яшь була. Туганнары Казанда чәчәк кибете ачалар һәм кызны үзләренә ярдәмче итеп алалар. Ул букетлар ясап сата, үзе Мәскәүгә чәчәкләр алырга бара торган була.
Аннары, биш ел үткәч, Лариса Питрәч район үзәк хастаханәсе табибына кияүгә чыга һәм безнең районга күченеп кайта. Шул чакта эш мәсьәләсе килеп туа. Ул иренә үз эшен ачарга тәкъдим итә, һәм ире аны хуплый. Шулай итеп Мәскәүгә товарга йөри башлый, иң беренче алып кайткан товарлары Белорус костюмнары була.
Ул вакытта товарны түбәсе дә, стенасы да булмаган ачык базарда сатканнар. Сатучылар салкын кышларда һәм көзге салкыннарда урамда сәгатьләр буе туңып басып торган, бары тик термостагы чәй белән генә җылынганнар. Бу кыенлыклар Лариса Абдуллинага да таныш.
– Без ял көннәрсез, һәр көнне, Яңа елда да, Сабантуйда да эшләдек. Шуңа күрә бәйрәмнәрне мин бик яратмыйм, хәер, бу безнең икмәк икәнен аңлыйм, – ди ул.
Соңрак аларга арендага бина бүлеп биргәннәр, бүгенге кибет биналары – эшмәкәр хатынның шәхси милке. Алардан балалар һәм өлкәннәр өчен кием, канцелярия товарлары, савыт-саба, аяк киеме һәм келәмнәр алырга мөмкин. Штатта өч сатучы, әмма кайчакта Лариса Мәүлетдиновна үзе прилавка артына баса. Ул мөстәкыйль рәвештә заказлар белән шөгыльләнүче үз хезмәткәрләренә ышана. Соңгы вакытта сатулар югары конкуренция һәм онлайн-сәүдә үсеше аркасында кими, дип билгеләп үтә. Интернет-кибет ачу тәкъдименә карамастан, ул традицион “Киеп карап, сатып алам” алымы яклы.
«Питрәчлеләр киенергә яраталар. Аларның зәвыгын белү өчен, без мода тенденцияләрен күзәтәбез. Мин үзебезнең даими сатып алучыларга тугрылыклары өчен аеруча рәхмәтле».
Бизнеста эшләгән елларында Лариса Абдуллина күп кенә кыенлыкларга юлыга. Күптән түгел электрүткәргечнең төзек булмавы аркасында янгын чыккан, нәтиҗәдә кием-салым һәм аяк киемнәре склады янып беткән, сәүдә бинасы төтенгә күмелгән. Иминиятләштерү зыянның бер өлешен генә каплаган. Сүз уңаеннан, бу беренче генә янгын түгел – алданрак янгын күрше кибеттән күчкән булган.
Шуннан соң эшмәкәр барысын да ташларга да теләгән, ләкин, бөтен ихтыяр көчен җыеп үз эшен дәвам итәргә булган.
– Кешеләр безнең яңадан ачык һәм эшкә әзер икәнебезне белсеннәр иде! Без бинаны төзекләндердек, яңа товарлар сатып алдык һәм сатып алучыларны көтәбез, – ди ул.
Аның ире Хәбир Сабирович фермерлык хуҗалыгы белән шөгыльләнә, ике медицина үзәге бар, шуларның берсе Питрәчтә урнашкан. Клиникада 50дән артык медицина юнәлеше буенча эшчәнлек алып баралар, барлык кирәкле анализларны алалар. Ир белән хатынның ике баласы бар. Олы кызлары Айгөл юридик университет тәмамлаган, һөнәре буенча эшли. Кече кызлары Энҗе туризм өлкәсендә мәшгуль. Балачактан эшмәкәрлекнең җиңел булмавын күреп үскән кызлар гаилә эшен дәвам итәргә планлаштырмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia