Питрәчтән ирле-хатынлы Александровлар өйдә дә, эштә дә гел бергә
Бүген Россия эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә
Анастасияга танышлары еш кына: “Син фермер булып тугансың”, – ди икән. Язмабыз герое моның белән тулысынча килешә. Аны бу эшкә әти-әнисе алып килгән. Алар инде кошчылык белән күптән шөгыльләнә. Ә кызлары өч ел элек ире Григорий белән гаилә эшен дәвам итәргә карар кылган.
Ирле-хатынлы Анастасия һәм Григорий Александровлар өйдә дә, эштә дә гел бергә. / Люция Сираҗиева фотосы
“СЕЗНЕҢ БРОЙЛЕРЛАР БИШ КИЛОГРАММГА КАДӘР ҮСТЕ”
Настя балачак истәлекләре белән уртаклашты, 10 яшьлек чагында аны дус кызлары урамга чакырып килә торган булган, ә аңа исә башта бер-ике сәгать каз бәбкәләре көтәргә туры килгән.
– Мин балачактан ук табигать кочагында булдым, казлар, үрдәкләр, тавыклар карадым. Аларны шулкадәр яраттым, хәтта үз тормышымны аларсыз күз алдына да китерә алмыйм. Эшең уңсын дисәң, аны бөтен күңелең белән яратырга кирәк. Мин шулай эшлим дә. Кешедән уңай бәя алу, аеруча күңелле. Кайвакыт миңа шалтыратып: "Настя, сезнең бройлерларыгыз биш килограммга кадәр үсте бит. Ходай сезгә сәламәтлек бирсен!” дип рәхмәтләр әйтәләр. Аларның бу сүзләреннән рухланып, тагы да яхшырак булсын, дип тырышыбрак эшли башлыйм, – диде бизнесмен.
Бу гаилә эше, ә Анастасия династияне дәвам итүче. Аңа салым һәм оештыру мәсьәләләре йөкләнгән, бухгалтер эшен әнисе алып бара, әтисе кошларны Олан Илендәге сату пунктыннан яңа хуҗаларга тапшыра, ә ире Көлкәмәрдәге фермада (яшь пар Александровларның кошлар үстерү мәйданчыгы шунда урнашкан) кош үстерү белән мәшгуль. Тагын өч эшчеләре бар. Гаилә әлеге мәйданчыкны сатып алганда, өч корпусның икесе җимерек хәлдә була. Кош фермасын эшләтеп җибәрү өчен үз финанс средстволары җитмәячәге, читтән ярдәм эзләргә кирәк булуын яхшы аңлыйлар. Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәләр, кирәкле документлар җыялар һәм “Агростартап” грантына конкурста җиңәләр, җиһазлар сатып алу өчен өч миллион сум акча алалар. Әлбәттә, бу зур ярдәм була.
Анастасия Александрова: “Бездәге чебиләр – Кобб-700 башкорт токымлы бройлер. Аларның артымнары яхшы, иммунитетлары нык. Хәзер аларга 10 көн. / Автор фотосы
АЛАРНЫҢ 11 МЕҢГӘ ЯКЫН БРОЙЛЕРЫ БАР
Анастасияның югары педагогик белеме бар, әмма ике ел мәктәптә эшләгәннән соң ул укытучылыкның үзенең үсеш өлкәсе түгеллеген аңлый. Ләкин, эшне ярату гына җитми, бу өлкәдә белем дә кирәк. Шуңа күрә ул ире белән бергә өстәмә белем ала, фермерлар мәктәбендә укый. Чөнки, Анастасия үзе билгеләп үткәнчә, белемсез булмый, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә. Хәзерге вакытта Көлкәмәрдә 30 көнгә кадәрге 10800 баш бройлер үсә, бераз соңрак йомырка өчен тәүлеклек чебиләр алып кайтып, аларны 90 көнгә кадәр үстерәчәкләр.
«Без үзебез өчен зур бурычлар куябыз һәм аларны үтәп чыгу өчен бик күп эшләргә, тырышырга туры килә. Минем командам – минем гаиләм, һәм мин аңа ышанам».
Хәзер кошчылар өчен иң кызу эш чоры, алар тәүлегенә 2-3 сәгать кенә йоклыйлар. Клиентлардан кошларга сорау зур, аны Татарстанның ерак районнарыннан гына түгел, ә башка республикалардан – Башкортостаннан, Марий-Эльдан, Чувашиядән дә алып кайталар. Алар бер тәүлеклек үрдәк, каз бәбкәләре, мулардлар, бройлерлар һәм башка төр кошларны тәрбиялиләр, ә аннары питрәчлеләргә дә, казанлыларга да, хәтта башка районнарда һәм республикаларда яшәүчеләргә дә саталар. Хуҗалыкта ел әйләнәсе кош үстерү процессы бара. Хәзер кешегә тере кошлар кирәк, ә кышын клиент өстәлендә ит булуын тели. Шуңа күрә Александровлар кошны ит өчен дә үстерәләр, аларны эшкәртү белән шөгыльләнәләр, халыкка ит, какланган һәм ысланган деликатеслар саталар.
Ирле-хатынлы Александровларның Кирилл исемле уллары бар. Фотода аңа өч яшь, хәзер биш яшь. Әти-әнисе уллары аларның эшен дәвам итәр дип өметләнә. Бала кошларны ярата, алар белән уйнап кына калмый, ә аларны карарга да булыша. / Фото гаилә архивыннан
Анастасия үз бизнесын үстерү белән генә чикләнми, район тормышында да актив катнаша. Аңа Татарстан Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтленең җәмәгать вәкиле булу ышанып тапшырылган. Ул эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләре белән эшли. Аңа төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр – җир участогы белән проблемалардан алып коммуналь хезмәтләргә кадәр
Кош үстерүче киңәшләре
– Кошларның тамаклары тук, аслары коры булырга тиеш. Күпләр кошларны дөрес ашатмый. Бодай гына ашатып ерак китеп булмый. Баланслы диета кирәк: майлар, протеиннар, углеводлар, аксымнар, витаминнар һәм минераллар. Моннан тыш, аслары юеш, бинада дымлы, үтәли җил булмаска тиеш. Бу шартларны һәм күрсәткечләрне үтәгәндә кошлар яхшы күрсәткечләр бирәчәк һәм күп авырулар булмый калачак. Без кошлар өчен махсус профессиональ тулы рационлы катнаш азык сатып алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа