Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән китапханәче: «Әгәр әти-әниләре китап укый икән, балалары да укыячаяк»

27 майда Китапханәчеләр көне билгеләп үтелә

Чулпан Рәхимова: “Бездә якынча 20 мең китап һәм журнал, шул исәптән ата-аналар өчен психологик әдәбият бар”. Автор фотосы

Сентябрь аенда Чулпан Рәхимованың үзәк балалар китапханәсенең уку залында китапханәче булып эшли башлавынаа 38 ел тула.

Чулпан Рәхимова Янсуар авылында туган. Аңа җиде яшь булганда, гаилә Питрәчкә күченә. Әти- Ринат Рәхим улы һәм әнисе Кадрия Хәбибрахман кызы яшь чакта безнең районга эшкә урнашканнар. әтисе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән, әнисе бухгалтер, тәрбияче-укытучы булган. Чулпан тугызынчы сыйныфта ук китапханәче булырга карар итә, чөнки балачактан уккитаплар  күп укыган, китапханәгә йөрергә яраткан. 

Ләкин мәдәният институтына укырга керә алмый, шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң сәүдә техникумы студенты була. Ике ел ярым укый һәм ярты ел Казанда аш-су остасы булып эшли. Тиздән Питрәч балалар китапханәсендә урын бушый, һәм 1986 елда Чулпан Рәхимова шунда урнаша. Параллель рәвештә Татар республика мәдәният училищесында белем ала, Социомәдәни өлкә һәм сәнгать белгечләре институтында һөнәри әзерлек уза.

Чулпан Ринатовна баллар китапханәсендә бердәнбер китапханәче түгел, алар дүртәү. Монда китаплар биреп калмыйлар, төрле чаралар да үткәрелә. Узган ел уртак грант отканнар, аның ярдәмендә  хәзер  сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм психик тайпылышлары булган олылар  өчен төрле мөмкинлекләр белән җиһазландырылган “Буратино” курчак театры бар. Хезмәткәрләр укучыларга әкиятләр күрсәтәләр. Тәмәке тартуга каршы көрәш көненә балаларны театрга Сергей Михалкованың “Как медведь трубкку нашел” әкиятенә чакырачаклар. Шулай итеп, балаларда бу сәнгать әсәрләренә кызыксыну уята.

– Балалар юмористик җиңел хикәяләрне яратып укыйлар. Безнең укучылар арасында Британия язучысы Холли Веббның китабы популяр, ул мәчеләр, этләр турында яза. Совет балалар язучыларыннан Виктор Драгунскийны яратып  укыйлар, –  дип билгеләп үтте Чулпан Ринатовна. – Әгәр гаиләдә ата-аналаркитап  укый икән, балалар да укыячак. Балаларын безгә ике-өч яшьтән алып килщ башлаучы ата-анеалар да бар. Шулай ук күп нәрсә укытучыга бәйле, әгәр ул: «Китапханәгә барыгыз, шундый китап алыгыз», – дисә, алар һичшиксез киләчәк. Кайвакыт бала бездән китап  ала, һәм ул аңа шулкадәр ошый, ул аны дусларына да алып  укырга киңәш итә. Без, китапханәчеләр, кызыклы итеп сәнгать әсәрен тәкъдим итәргә, тышлыкны күрсәтергә тырышабыз, аннотациягә игътибар итәбез.  Җәйге каникулларда китапханәгә көненә 30дан артык бала килә, – дип сөйли китапханәче.

Чулпан Ринатовна ире белән Питрәчтә яши, аларның кызы Зарина гаиләсе белән Казанда яши. Рәхимовларның  зур шатлыклары оныклары Златаның . Чулпан Ринат кызы ире белән буш вакытларын табигатьтә үткәрергә яраталар 

«Балаларга грамоталылыкны үстерү өчен укырга кирәк. Рус теленең кагыйдәләрен белмәсәләр дә, алар сүзләрне истә калдырачаклар һәм аларны дөрес язачаклар. Мәктәптә мин күп укыдым, шуның аркасында минем рус теле һәм әдәбияты буенча билгеләрем бишле иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса