Питрәчтән Марина Карпова өченче дистә ел полициядә эшли
Хезмәттәге уңышлары өчен аның беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә медальләре бар.
Марина Владимировна мәктәпне тәмамлагач, югары белем алырга кирәк буласын аңлый, ләкин кем булачагын төгәл генә белми. Билгеле бер һөнәр турында хыялланмаган. Бары тик Энергетика институтына ачык ишекләр көненә баргач кына, шунда укырга керергә карар кыла. Укырга керергә сыйныфташлары белән бергәләп баралар. Ул Сәнәгать җылылык энергетикасы факультетында белем ала, аннан инженер дипломы алып чыга.
Укып бетергәч, Түбән Камага юллама бирәләр, әмма ире: “Беркая да бармыйбыз, Питрәчтә калабыз”, ди. Калалар. Бала белән декретта утырганнан соң, кызына дүрт яшь тулгач, Марина Карпова актив рәвештә эш эзли башлый. Белгечлеге буенча вакансия үзәк хастаханәдә табыла. Баш табиб кандидатураны хуплый, әмма ике айлык курслар узарга кирәклеге турында әйтә. Аның язмышында туганнан туган апасы Ольга Егоровна мөһим роль уйный, ул прокурор сәркатибе була. Туганының кызына милициягә урнашырга киңәш итә, анда эшкә кешеләр кирәк була. 1995 елда Марина Владимировнаны эшкә алалар.
Ул бер-бер артлы тикшерү бүлеге башлыгы сәркатибе, исәп-теркәү дисциплинасы буенча инспектор, штаб башлыгы, полиция башлыгы урынбасары вазифаларын башкарган. Хезмәт вакытында документлар алып бару өчен җаваплы була, бөтен бүлекнең уң кулы була. 2000 елларда урлау очраклары аеруча күп теркәлә, җинаятьчеләр кибет киштәләреннән азык-төлек һәм киемнәр урлый, фермалардан терлекләр алып чыгып китә. Күпчелек җинаятьләр ачылган. Марина Владимировнага күп нәрсәне күрергә һәм ишетергә туры килә, ләкин үзеңне кулда тотарга кирәк. Тәнкыйтьләргә, хокук бозучыларга тавыш күтәрергә ярамый. Эштән соң урам буйлап өйгә кайтканда кычкырып бөтен тискәре эмоцияләрне чыгара идем, дип искә ала ул.
– Кайбер кешеләр полиция хезмәткәрләренә салкын карый, ә бит һәркем берәр хәл булса, шунда ук “02”гә шалтырата. Әнием миңа, кырысландың, ди. Мөгаен, эшем миңа шулай тәэсир иткәндер. Мин кабинет хезмәткәре булсам да, халык проблемалары, дебоширлар һәм алардан зыян күргәннәр, җинаятьчеләр һәм аларның корбаннары тарихлары белән, халык проблемалары белән күп очраштым. Телисеңме, юкмы боларның барысын да үзеңә сеңдерәсең, – диде ул.
2016 елда Марина Владимировна полиция подполковнигы буларак пенсиягә чыга. Ләкин ялга китми, кадрлар буенча белгеч буларак кала.
– Мин хезмәткәрләрне сайлап алуда ярдәм итәм, кандидатлар белән эшлим, аларның сорауларына җавап бирәм, бурычларын аңлатам, һөнәри юнәлеш бирүче дәресләр үткәрәм. Безгә хәзер 20 кеше кирәк, алар арасында участок хезмәткәре, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, гаепләнүчеләрне һәм шикләнелүчеләрне вакытлыча тоту изоляторы полиция хезмәткәре, тикшерүчеләр һәм хәтта бухгалтер да бар, – дип санап чыкты Марина Карпова.
Марина Владимировнаның кызы да Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлегендә эшли, ә кияве автоинспектор.
Ул балачактан хайваннар ярата. Кечкенә кыз чагында йә эт баласын, йә песи баласын алып кайтып, әти-әниләреннән үзләрендә калдыруын сорый торган була. Марина Владимировнаның ун ел элек 50 сумга сатып алынган гади эте бар, аңа Цезарь дип исем кушканнар. Хуҗа хатын көнгә өч тапкыр аны урамга йөртергә алып чыга. Карповлар фатирында мәче дә яши. Аның өчен йорт хайваннары, гаилә әгъзалары кебек. “Балаларны” калдырыр кеше юк, шуңа күрә өйдән озакка чыгып китеп булмый. Балачакта ул әнисенә һәм әтисенә бакча эшләрендә булыша торган була. Пенсиягә чыккач дача алган, анда чия, алмагач, карлыган һәм башка җиләк-җимеш агачлары үсә, шулай ук яшелчәләр өчен дә урын җитә.
Ул шулай ук безнең районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ветераннар советы рәисе булып тора, анда 93 пенсионер керә, шуларның 73е хезмәт эшчәнлеген әле дә дәвам итә.
– Элекке хезмәткәрләр булмый, алар иң яхшы кадрлар, – дип билгеләп үтте ул. – Лаеклы ялда булсалар да, бу аларның казанышларын киметми. Аларга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм көч-куәт телим. Якыннарының һәм туганнарының күңел җылысын тоеп яшәсеннәр, – дип мөрәҗәгать итә ул ветераннарга сүзен йомгаклап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа