Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Питрәчтән парикмахер Светлана Суконщикова белән әңгәмә кордык

13 сентябрьдә илдә парикмахер көне билгеләп үтелә.

Әлеге алыштыргысыз һөнәр ияләренең бәйрәмнәре уңаеннан Питрәч авылындагы парикмахерларның  берсе Светлана Суконщикова белән әңгәмә кордык.
   
- Светлана, парикмахер булып күптәннән эшлисезме, шул турыда сөйләгез әле? 
 – 26 нчы ел. 
Минем медицина белеме бар. Республика клиник хастаханәсендә медицина регистраторы булып эшләдем. Ирем авырып китте, кардиология бүлегенә эләкте. Моннан тыш, безгә  каты авыручы пациентлар килә башлады, үлүчеләр дә булды. Мин гел елый идем, мондый мохиттә эшләү авыр булды.  Башка һөнәр турында уйлана башладым. 
Мин  балачактан  чәч кистем. Мәктәптә хәтта укытучылар да минем янга килеп, чәчләрен кисүне сорый иде. Шуңа күрә мин парикмахерлыкка  укырга барырга булдым. Каенанам миңа булышты, 4 ел укыдым,  ул бала белән утырды. 1990 нчы елларда мине Бауман урамындагы чәчтарашханәгә практикага җибәрделәр. Директор  минем ничек  эшләгәнемне карап торды һәм соңыннан үзенең кабинетына чакырды. Мин нәрсәне дә булса дөрес эшләмәдем  микән әллә дип уйладым. Ә ул миңа  үзләренә эшкә урнашырга тәкъдим итте. Анда 8 ел эшләдем. Берникадәр вакыттан соң Питрәчкә күчеп килдем. Кошчылык фабрикасына логист булып урнаштым. Әмма  парикмахер эшен ташламадым. 
Бервакыт  миңа мәшгульлек үзәгеннән Айсылу Рафикова килде. Без аның белән сөйләшеп киттек, ул учетка басарга һәм үз эшемне ачарга тәкъдим итте. Миңа бизнес-план төзергә булышты. 2010 елда элеккеге КБО бинасында мин беренче салонымны ачтым. Эш башлау авыр булды. Кешеләр мине белми, халык килми, көндәшлек зур иде. Ул вакытта миңа, озак эшли алмассың, диючеләр дә   булды. Шул чакта мин үземә сүз бирдем, «Мин ахыргача барачакмын», дидем. Күпмедер вакыттан соң Осиново бистәсенә күчтем. Аннары инде  район үзәгенә.

- Парикмахер булырга теләүчеләргә киңәшләрегез?
- Иң мөһиме, клиентлардан курыкмаска кирәк. Алар да безнең кебек  үк кешеләр. Әгәр дә кешенең тартынып, оялып торуын күрәсез икән, аның белән җайлап кына  сөйләшегез, дусларча аралашыгыз. Клиент сезнең белән сөйләшә, шаярта  башлагач,  вакытның ничек узуын сизми дә каласың. Кайчагында, клиент синнән куркырга мөмкин. Бервакыт миңа бер хатын килде. Мин аның колак артындагы чәчен кисә башладым, ә ул: «Колагымны кисә күрмәгез тагы», дип кычкырып җибәрде. Мин аны тынычландырдым, «Мин инде күптәннән парикмахер булып  эшлим», дидем. Клиент шунда ук тынычланды. Кечкенә балалар белән дә шулай. Парикмахер үзен киеренке тотса, бала моны сизә һәм елый башлый. Шуңа күрә алар белән уртак тел табарга, конфет белән сыйларга, аларга матур сүзләр белән дәшәргә тырышам. 

- Эштә нинди дә булса кызыклы очраклар булдымы?
- Миңа бер хатын елап килде. Аның улы кайчандыр умыртка сөяген җәрәхәтләгән һәм шуннан соң утыра алмаган. Парикмахерларның берсе дә аның чәчен кисәргә алынмаган, аның чәче бик нык үсеп беткән. Парикмахерлар, баскан килеш чәч кисмибез, дип баш тартканнар. Әлеге хатын-кызга болай да авыр, ә аларның тупас мөнәсәбәт күрсәтүләре аның хәлен тагын да начарайткан. Аңа миңа мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткәннәр. Минем өчен мондый клиент бөтенләй проблема түгел. Урындыкка басып, аның чәчен кистем. Бу егет хәзер дә миңа килгәли чәчен кистерергә. Ул инде терелде, утыра да ала. Беренче тапкыр чәчен ничек  кисүемне әле дә искә төшерә. Аннан соң, башка парикмахерлар миңа: «Сез урында ятып кына торучыларның да чәчен кисә башлагыз инде», дип яза башладылар. Ә мин, кисәрмен дә, дип җавап бирә идем. Дөрес, ятып кына торучы клиентларым да бар иде. 

- Сез хәйрия белән дә шөгыльләнәсезме?
- Мин «Шатлык» приютындагы балалар белән эшләдем. Үзем тәкъдим иттем. Ул вакытта, мин аларның чәчләрен  бушлай кисәм, дигәч гаҗәпләнделәр. Көненә 10 кеше чиратлап килде. Хәзер дә мондый акцияләр үткәрәчәкбез. Инвалидлар һәм өлкәннәр ункөнлегендә миңа волонтер булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Мин өйләренә барып, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең чәчләрен кистем. Балык Бистәсе районында да картлар йортында кешеләрнең чәәчләрен кистем . Кайчан да булса безгә дә картлык киләчәк,  һәркемнең алар урынында булуы мөмкин. Мин кешеләргә изгелек кылырга яратам. Алар шулкадәр изге күңелле, кочаклыйлар, куллардан сыйпыйлар. Көзгедән карагач үзләрендәге үзгәрешләрне күреп шатланалар.

- Чәчне ничек карарга киңәшләрегез белән уртаклашыгыз әле?
- Чәч юка, коры булса, өйдә ясалган битлекләр ясарга кирәк. Йомырка сарысына зәйтүн мае кушабыз – бу катнашманы чәчкә сөртәбез, башка пакет киеп, 20-30 минут тотып торабыз. Процедураны атнага 1 тапкыр кабатларга кирәк. Яшь чакта төрле үләннәр – ромашка, кычыткан җыеп, мунчада әлеге үлән төнәтмәләре белән чәчне чайкый идем. Алар чәч өчен бик яхшы.  Борыч маскалары чәчне үстерергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса