Питрәчтән “Тракторист” позывнойлы Ринат Ибраһимов фронт сызыгына күңел кушуы буенча китә
Тормыш аны гел сынаган
Тыныч тормышта питрәчле Ринатның кулыннан килмәгән эше булмый: сантехник, ландшафт дизайнеры, таксист, экскаватор хуҗасы. Бу хезмәт күнекмәләренең СВОда кирәге чыга – ул дошман дроннарыннан яшен тизлегедәй качып, сугышчыларга корал һәм ягулык-майлау материаллары ташучы иң яхшы шоферларның берсенә әверелгән.
Тормыш аны гел сынаган: ул әтисез үскән, инвалид әнисен караган, бөтен булган малын югалткан. Ләкин ул бирешми – яңадан йорт салып чыга, экскаватор сатып алып, яңа бизнес башлый. Армиядә хезмәт итәргә туры килмәсә дә, хәрби форма кию турындагы балачак хыялы гел күңелендә яши. Украинада хәрби хәрәкәтләр башлангач, күңелендә нидер уяна. Патриотлык аның өчен кычкырып әйтелә торган сүз түгел: “Мин булган хәлләргә битараф була алмыйм”, - дигән тыныч, эчке ышану.
2024 елның октябрендә аңа таксига бер пассажир утыра – бу Казанга очраклы гына килеп чыккан, хәрби операциядә аяксыз калган Питер егете Максим була. Ринат өч көн буе аның турында кайгырта, урланган акчаларын кайтарырга булыша, аэропортка илтеп куя. Сугыш утларын кичкән, орденнар алган бу кешенең күзләрендә Ринат ачу да, өметсезлек тә күрми – анда бары тик кешелеклелек һәм үтәлгән бурыч өчен канәгатьлек хисе генә була. Шушы вакыйга аның тормышында хәлиткеч роль уйный. Ул машинасын сатып, үз акчасына тулы хәрби экипировка ала һәм хәрби комиссариатка юл тота. Набор тәмамланган була, ләкин язмыш аны башка юлдан барыбер шунда алып бара.
Социаль челтәрләрдә бер танышының хәрби формада, автомат белән төшкән фотосын күргәч, Ибраһимов шунда ук аңа шалтырата. “Шофер кирәк”, – дигән җавап ишетә. Уйлап та тормастан, ул машинага утыра һәм ЛНРның Стаханов шәһәренә юл ала. Шулай итеп, 2024 елның декабрендә ул “Бүреләр” (“Волки”) ирекле штурм-разведка бригадасына барып эләгә. Позывноен да гади һәм мәгънәле итеп сайлый – “Тракторист”.
Аның карават күршесе “Зубр” позывнойлы, крап беретына ия булган хәрби була. Уллары да офицер булган, гомерен армиягә багышлаган полковник, 61 яшендә дә читтә кала алмаган. Ул Ринат өчен остазга әйләнә.
– Мин аның һәр сүзен мәктәптә беренче укытучының сүзен тыңлаган кебек тыңладым, – дип истәлекләре белән уртаклаша Ринат Ибраһимов. – Янымда һәрвакыт тәҗрибәле иптәшләрем – “Поляк”, “Каньон”, “Бобер”, “Журба” (хәзер ул разведкаштурм бригадасы командиры) булды.
Кырыс тәҗрибә үткән командирлар полигонда ук яңа килгән сугышчыда укчы түгел, ә останы күрәләр. “Әгәр син бик яхшы дизелист икән, сине сугышырга өйрәтеп торудан ни мәгънә? – ди “Поляк”.
– Сугыш ул тизлек тапшыру коробкасы кебек. Бер шестерня төшеп калса, бөтен коробка чәлпәрәмә киләчәк. Синең шестерняң – яхшы шофер булу”.
Тиздән Ринат үзе дә аңлый: 100 кешенең сугышуын тәэмин итү өчен, мең ярым кеше аларны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәргә тиеш. Ибраһимов матди тәэминат ротасына эләгә. Аның бурычы – алгы сызыкка ягулык, корал, азык-төлек, агач-материаллар илтү. Аның коралы автомат түгел, ә ралли-рейдлар өчен ясалган спорт “Уралы” була. Бу легендар машина шосседа 160 км/сәгать тизлек белән йөри һәм җимерек юлларны оста үтә ала. “Яшь сугышчы курсы” булмый кала: кичен ул автомат ала, ә иртән инде беренче йөкне алгы сызыкка илтә.
Ринат маршрутларны ориентирлар буенча истә калдырган: көндез һәм төнлә, яңгырда һәм пычракта – утларны кабызмыйча, машинаны сукырларча алып бару өчен бу бик мөһим. Анда шоферлар, стоп-сигнал уты пилотсыз аппаратны җәлеп итмәсен өчен, тормозга да басмыйлар, двигательне сүндереп туктауны өстен күрәләр.
Шулай да, бервакыт төнлә, коеп яуган яңгыр астында, тәрәзәләргә куелган дроннарга каршы сетка аша карап барганда, ул юлны югалта. “Тракторист” бу юлның һәр чокырын белсә дә, бу юлы аны танымый. Кемнеңдер пикаплары яныннан үтеп китә, читкәрәк туктап, тирә-якка күз сала. Төгәл – юлдан тайпылган! Ә йөкне төшерү ноктасы – дошманнан нибары 3-4 чакрым ераклыкта. Чит җирдә адашып калмаска тырышып, ул башлангыч ноктага кайтырга һәм юлны яңадан табарга карар кыла.
2025 елның 21 гыйнварында ул үлем белән күзгә-күз очраша. Аның йөк төягән “Урал”ына каршы ике “камикадзе” – дошманның һөҗүм итүче дроннары чыга. Юл шәһәр хәрабәләре арасыннан бормаланып бара, һәр йөз метр саен – 90 градуслы кискен борылыш. Ринат машина белән бербөтенгә әверелә, руль аша һәр калкулыкны, һәр ташны тоя.
– Курку нәрсә эшләргә белмәгәндә барлыкка килә. Ә мин белә идем, – дип искә ала “Тракторист”.
Ул зур тонналы машина белән узышчы болид кебек идарә итеп, һөҗүмнән кача. Бер дронны ул автоматы белән атып төшерә, икенчесен күрше бригаданың ПВО расчеты бәреп төшерә. Соңрак командир, машина өчен җаваплы кеше – сигез ел сугышкан “Соломон” позывнойлы хәрби: “Гомеремдә беренче тапкыр курыктым, чөнки рульдә үзем түгел идем”, – дип әйтә. Бу сугыш өчен Ринат Ибраһимов үзенең беренче бүләгенә – хәрби бурычларны үтәгән өчен бригаданың эчке медаленә тәкъдим ителә. Бүләк 9 майда тантаналы рәвештә тапшырыла.
Дошман операторлары да җитез “Урал”ны истә калдыралар. Дрон операторларының ике сменасы була – кемдер бурыч өчен сугышса, икенчеләре шоферлардан “звери” дигән кушамат ала. Нәкъ менә шул икенчеләр “Урал”га чын ау игълан итә. Әмма аңа һөҗүм итә алмыйлар. Алты ай хезмәт итү чорында ул унике тапкыр “камикадзе” һөҗүменнән исән котыла.
Соңрак Ибраһимовны машина өчен җаваплы кеше итеп билгелиләр. Бу инде бөтенләй башка җаваплылык. Хәзер ул тәҗрибәсезрәк шоферлар өчен күз колак була. Аның кулында – карталы планшет, дроннарны ачыклау аппаратурасы, РЭБ идарә итү пульты. Парлап эшләгәндә алар берберсен сүзсез аңлыйлар – “аудагы бүреләр кебек”.
Бервакыт язгы иртәдә аның “бүре сиземе” колоннаны туктатырга мәҗбүр итә, командование ашыгырга боерган була. Ул ПВО расчетлары белән элемтәгә чыга. “Күктә нәрсәдер бар, көтегез”, – дигән җавап ишетә. Көтәләр. Бу юкка булмый: алар үтәсе маршрут өстендә дошман дроннары төркеме патрульлек иткән була. Шуның белән ул үзенең һәм иптәшенең гомерен саклап кала.
Кичен, тыныч сәгатьләрдә, тәҗрибәле сугышчылар гади егетләргә әвереләләр – шаяралар, көлешәләр, хыялланалар. Ә иртән яңадан хәрби киемнәрен киеп, эшкә барган кебек заданиега китәләр.
– Ватанны саклау – ул эш икәнен аңладым, - ди Ринат.
2025 елның июлендә, контракт буенча хезмәт иткәннән соң, ул медальләр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы таныклыгы белән өенә кайта.
Ринатның ике баласы бар: 14 яшьлек улы Риналь һәм 9 яшьлек кызы Азалия. СВОга киткәндә, улы белән хушлашканда, ул гади һәм намуслы сүзләр таба: “Бу – ир-ат бурычы. Вакыт җитәр – син дә Ватанны, якыннарыңны сакларга тиеш булырсың”. Баланың күз яшьләрен горурлык һәм аңлау алыштыра. Кызы белән исә хәйләкәррәк эш итә: “Сиңа форма кигән малайлар ошый бит? Менә минем дә хәзер формам бар. Мин тиз кайтырмын”. Һәм сүзендә тора. Балалар әтиләре кайтуына чиксез шатланалар.
Ләкин дөнья үзгәргән була. Аның тормышка карашы 180 градуска борыла. Яңа тормышка яраклашу өч айга сузыла. Бизнесы туктап кала, клиентлар тарала. Ринат барысын да яңадан башлый. “Ватанны саклаучылар” фондының Питрәч районындагы социаль координаторы Физәлия Никитина ветеранга яңа тормышка яраклашуда зур ярдәм күрсәтә.
Үзе кебек үк кулыннан бар эш килә торган тәҗрибәле иптәше белән Ринат Питрәчтә кечкенә техцентр ача. “Газель”дән башлап, экскаватор һәм комбайннарга кадәр, барысын да ремонтлыйлар. Детальләрне үзләре ясар өчен токарь станогы сатып алалар.
“Барысы да үзебездә булсын дип тырышабыз”, – ди ул.
Бу сүзләрдә аның бөтен характеры: мөстәкыйльлек, үҗәтлек профессиональлек. Һәм авыр минутта ил өчен кирәкле җирдә була белү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia