Питрәчтән хәрби Илһам Әхмәтҗанов яраланганнан соңгы тормышы турында сөйләде
Ул элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә.
Гаиләсе, ике баласы белән, штабелер йөртүчесе булып эшләп тыныч кына тормыш алып барганда Илһам Әхмәтҗановка повестка килә. Бу вакытта ул үзенең эш урынында була, чакыру турында аңа шалтыратып хәбәр итәләр. Җыелу пунктына килергә кушалар. Ул әзерләнеп, сумкасын җыеп, билгеләнгән көнне хәрби комиссариатка бара. Бу мобилизациянең беренче дулкыны була, ә алда – билгесезлек.

2023 ел. Илһам Әхмәтҗанов. / Фото шәхси архивтан
– Башта нәрсә һәм ничек булачагын беркем дә белми иде, – дип искә ала ул. – Ләкин без, армиядә хезмәт иткән кеше буларак, кулга автомат тота белә идек. Шуңа күрә тизрәк ияләштек, үзебезгә ышанып, әкренләп позицияләргә кердек.
Илһам элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә. Алар үзләре казыган блиндажларда һәм траншеяларда яши. Хезмәт итү авыр була, гуманитар ярдәм аларга бик зур булышлык була. Сугышчыларны консервалар һәм тәм-томнар сөендерә, балалар язган хатлар аеруча нык тәэсир итә.
– Туган авылым Күн мәктәбе укучылары язды, мин аларның әтиләрен яхшы беләм, үзем дә шунда укыдым. Бу хатларны минем танышымның, дустымның яки авылдашымның улы яки кызы язган булуы турындагы уйлар күңелне җылытты. Хатлар бөтен Россиядән килде. Тартманы ачасың, ә анда ерак бер шәһәр укучысының сиңа сәлам хаты ята, – дип сөйли Илһам.
Ел ярымнан соң ул каты яралана, хәрби биремне үтәгәндә миномет уты астына эләгә. Ике аягы да, кулы да зыян күрә.
– Мин урынымнан да кузгала алмадым, – ди ул. – Ярый янәшәдә рота фельдшеры Бөгелмә районыннан Серега бар иде. Мине блиндажга керттеләр, күп кан югалттым. Фельдшер беренче ярдәмне дөрес күрсәтте – канны туктатты, система куйды. Шулай итеп, мине ике сәгать эчендә медикларга алып чыктылар. Ә алга таба ни булганын хәтерләмим.
Илһам икенче көнне генә – шәһәр госпиталендә аңына килә. Каты яраланган солдатны беренчеләрдән булып ике тәүлектә Красногорскига, ә аннары Мәскәүгә күчерәләр.
– Госпитальләрдә волонтерлар бар, – ди Илһам. – Әгәр синең телефоның булмаса, алар шалтыратырга ярдәм итәләр. Башта мин, яттан белсәм дә, туганнарымның номерын искә төшерә алмадым. Искә төшергәч, өйдәгеләр белән элемтәгә кердем, исән икәнлегемне, кайда икәнемне әйттем. Барысы да җыелып минем янга килделәр.
Илһам хастаханәдә тугыз ай була, җиде операция кичерә. Табиблар аның бөтен аяк-кулларын саклап кала алган. Хәзер ул култык таягы белән йөри, өйдә таяк белән генә дә йөри ала. Шул ук вакытта тыныч тормышка эмоциональ һәм мораль яктан тиз ияләшә.
– Күнегергә туры килмәде. Мин беркая да китмәгән кебек, – ди ул.

2024 ел. Әхмәтҗановлар гаиләсе. Хатыны Айгөл кызлары Әминә һәм Заринә белән Мәскәүгә госпитальгә Илһам янына барганнар. / Фото гаилә архивыннан
Хәрби хезмәткәр реабилитацияне “Ватанны саклаучылар” фонды ярдәме белән узган. Социаль координатор Физәлия Никитина документлар рәсмиләштерүдә, юридик мәсьәләләр белән булыша, ул аны инвалидлык төркемен билгеләүгә дә җибәргән. Илһамның яңа култык таяклары, шулай ук дәүләт хисабына сезонлы аяк киеме алу өчен сертификаты бар.
Аның өчен гаиләсе ныклы таянычы. Илһам беренче ялга үзенең туган көнендә сюрприз ясап кайта, барлык туганнары да бик гаҗәпләнәләр. Хатыны Айгөл белән ул моннан 15 ел элек танышкан: ул группадашы янына Күнгә кунакка кайткан булган. Быел аларның никахына 10 ел була. Ире яраланганнан соң беренче ике ай урында гына ятканда, хатыны һәрвакыт янәшәдә була, аны карый. Ул терелә башлагач, балалары янына кайта, ул аларны әбиләре һәм бабалары белән калдырган була. Гаиләдә ике кыз үсә – сигез яшьлек Әминә һәм дүрт яшьлек Заринә.
Бүген Илһам, көченнән килгәнчә, волонтерлык эшендә катнашырга тырыша: туган авылындагы дуслары белән бергә окоп шәмнәре ясый. Бу аның өчен аны алгы сызыкка китергән җаваплылыкның дәвамы. Контракт хезмәте турында ул бүген ышанычлы итеп сөйли:
– Һәркемнең үз башы бар, минемчә, үгетләү дөрес түгел, һәркем үзе хәл итә. Ләкин без булмасак, теге якта барган тәртипсезлекне кем туктатачак? Үземне патриот дип саныйм, бу эштә үз өлешемне керттем, – дип йомгаклый ул.
Илһам “Хәрби батырлык өчен” медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia