Питрәч аграрийлары урып-җыюга әзерләнә
Җәй эссе һәм коры булуга карамастан, район басуларында игеннәр өлгереп килә. Аграрийлар техниканы уңыш алуга әзерлиләр.
Гадәттәгечә, урып-җыю алдыннан ашлык җыю комбайннарына техник карау үткәрелә. Алар районда 61.
25 июньнән «Агролак-К», «Шәле-Агро», «А.Р. Муллагалиев», «Пестрецыагрохим», «Агрострой», «Племконзавод» хуҗалыкларында техник караулар узды. Калганнарында тикшерү 15 июльгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Без ел саен урып-җыю эшләре башланыр алдыннан техник карау үткәрәбез. Төп максат - ашлык җыю комбайннарын кешеләр сәламәтлегенә, аларның мөлкәтенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә имин эксплуатацияләү, - дип билгеләп үтте район буенча дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Валерий Максимов.
Техник карау вакытында тормозларның, рульнең, ут приборларының, тавыш сигналының төзеклеген, медицина аптечкасының, яктылыкны кире кайтаргыч жилетларның, ут сүндергечнең төзек булуын тикшерәләр.
Без Шәле авылында техник карап чыгуда булдык. Биредә техника урып-җыюга әзер, шуңа күрә комбайннарга таныклыклар рәсмиләштерелде. Бу хуҗалыкта алар 2шәр - «Дон-1500Б» һәм «Акрос-530». Тагылмалы 9 КамАЗ әзерләнгән, алар кыр – ындыр маршруты буенча ашлыкны ташыячак. Техник хезмәт күрсәтү өчен УАЗ машинасын эшкә җигәчәкләр, ул барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Басуларда цистерналы ике МТЗ-1221 тракторы эшләячәк, һәрберсендә 10ар тонна су булачак.
Ындыр табаклары да ашлык кабул итәргә әзер. Төп масса - Чыты авылы бүлекчәсендә, ә фураж өчен бөртеклеләр Шәле авылында булачак.
- Без кадрлар белән тәэмин ителгән. Һәр комбайнда икешәр кеше эшләячәк, ягулык-майлау материаллары белән дә проблема булмаячак. Җирле мәктәп укучылары авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә һәм ындыр табакларында акча эшләргә теләк белдерделәр. Шәледә дә, Чытыда да 60 тоннага исәпләнгән яңа үлчәүләр куелды, - дип сөйләде «Шәле-Агро» ҖЧҖнең баш агрономы Илгиз Лотфуллин.
Быел шәлелеләр 4041 гектарда игеннәрне җыеп алачаклар, анда төп мәйданны бодай һәм арпа алып тора. Аграрийлар билгеләп үткәнчә, басуларда уңыш начар түгел. Хәзер аграрийларның бурычы - уңышны югалтуларсыз җыеп алу.
Фәрдүс Миндубаев районның алдынгы һәм тәҗрибәле механизаторларының берсе, ул күптән түгел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул инде 22 ел «Дон-1500Б» комбайнында эшли. Комбайнчының гомуми стажы 40 елдан артык. Бүген аның комбайны техник карауны уңышлы узды, комиссия бер генә кисәтү дә тапмады. Контроль суктыруда бер бөртек тә төшмәде.
- Һава торышы начар булган еллар да булды. Шуңа күрә барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез, - ди тәҗрибәле комбайнчы. - Без үз комбайннарыбызны ремонтладык, хәзер басуларга чыксак та ярый. Шушы көннәрдә инде урып-җыюга, көзге уҗым суктыруга керешәчәкбез. Шушы еллар эчендә үз кырларыбызны биш бармакны белгән кебек беләбез. Кәефебез яхшы, игеннәрне вакытында һәм сыйфатлы итеп җыеп алырга планлаштырабыз, - диде ул.
Врезка:
Мәкалә басылганда “Шәле-Агро” һәм “Агролак-К” хуҗалыклары көзге бодайны урып-җыюга керештеләр инде. Бу атнада басуларга районның барлык авыл хуҗалыгы формированиеләре чыгар дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа