Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч автоинспекторлары җәмәгать транспортын йөртүчеләрне тикшерделәр

Бу атнада районда ЮХИДИ хезмәткәрләре ике көнлек «Автобус» профилактик операциясе үткәрделәр.

Юлларда газель һәм автобусларга зур игътибар бирелде. Моңа хәвефле статистика сәбәп булды. Республикада җәмәгать транспорты катнашындагы аварияләр ешайды. Рейд вакытында машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәве-үтәмәве тикшерелде. Беренчедән, машина йөртү таныклыгы булу-булмау, тизлек режимы. Икенчедән, шофер һәм аның пассажирлары каешларын эләктергәнме-юкмы, салонда күпме кеше йөри. Әгәр кеше артык булса, бу инде кагыйдә бозу. Тикшерү барышында 2 административ беркетмә төзелде. 

Туктаткан һәр шофер белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында әңгәмә үткәрелде, - дип билгеләп үтте юл-патруль хезмәте инспекторы Роман Закалов.


ТЕМАНЫ ДӘВАМ ИТЕП

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары машина йөртүчеләрнең исерек килеш руль артына утыруы проблемасын яктыртуны көчәйтергә карар иттеләр. Без тәртип бозуның һәр очрагы турында җентекләп язачакбыз, газеталарда фотографияләр бастырачакбыз һәм видеоязмаларны социаль челтәрләргә куячакбыз. Хокук бозучыларның нинди җәза алачагы турында сөйләү мәҗбүри дип саныйбыз. Бу штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса