Питрәч бакчачыларын нәрсә борчый?
Дача сезоны ачылыр алдыннан коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) рәисләре район җитәкчелеге, оешма һәм учреждение вәкилләре белән очраштылар. Киңәшмәдә бакчачыларның борчыган проблемаларын күтәрделәр һәм 2020 елга йомгак ясадылар.
Питрәч районында 50 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте бар. Мондый очрашулар күрсәткәнчә, аларның мәшәкатьләре аз түгел. Бакчачыларны янгын куркынычсызлыгы, чүп-чар чыгару, юллар төзү, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, шулай ук газлаштыру, электр белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре борчый.
2019 елда законга кергән һәм бакча ширкәтләрендә торак йортлар төзергә мөмкинлек бирүче төзәтмәләрне исәпкә алып, аларның хуҗалары тормышның бөтен уңайлыкларына ия булырга тели, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Штейн. – Бу нәкъ менә бер сәгатьтә генә хәл итеп булмый торган проблемалар. Инфраструктура төзелеше - ул бик зур акчалар. Шуңа күрә без аларны киләчәккә финанслауны гына планлаштыра алабыз.
Кайбер мәсьәләләр шунда ук хәл ителә. Алар закон нормаларын аңлатуга кагыла. Моның өчен киңәшмәдә тормыш эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча вазыйфаи затлар катнаша.
Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә дәүләт программалары зур ярдәм күрсәтә. Алар буенча узган ел дүрт бакчачылык ширкәтендә юллар үткәрелде. Дәүләт ярдәме программасы да бар. Ул 2018 елдан бирле эшли.
Дәүләт ярдәме программасының мәгънәсе шунда ки, теге яки бу ихтыяҗларга акчаларның өчтән бер өлешен бакчачылар үзләре җыя, өчтән икесен дәүләт субсидияли, - дип билгеләп үтте теманы ТР Бакчачылар берлегенең Питрәч бүлеге җитәкчесе Наил Гайнуллин. - Гомумән алганда, 2018 елдан 2020 елга кадәр, дәүләт программалары ярдәмендә 35 бакчачылык җәмгыяте төрле юнәлешләр буенча ярдәм алды.
Быел бакчачылар бу программаларда кабат катнаша. Кайбер проблемалар тагын биш коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә хәл ителәчәк. Берсендә керү юллары, башкаларында су башнялары төзеләчәк, скважиналар бораулау буенча да эшләр башкарылачак.
Бакчачылык ширкәтләрендә тагын бер проблема. Алар кышка үз йортларын һәм участокларын калдырып киткәндә, анда еш кына «караклар» хуҗа була. Полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Виталий Сорокин хәбәр иткәнчә, узган ел районда бакча участокларыннан 30 урлау очрагы теркәлгән. Ел башыннан шундый 6 җинаять теркәлгән. Ленино-Кокушкино авылында яшәүче бер кешегә карата җинаять эше кузгатылган һәм судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа