Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч бакчачыларына: помидорны ничек күчерергә?

Ни белән тукландырсаң, шәп уңышка өмет зур?

Помидор үсентесен даими урынына утыртканда, чокырына чирек чиләк черемә, бер уч көл һәм ярты чәй кашыгы суперфосфат салырга була. Азотлы һәм калийлы ашламаларны үсенте тернәкләнгәннән соң эремә ясап кына сибәргә ярый, алар тамырны яндырырга мөмкин. Чокырына ваклап кычыткан салсагыз, тагын да яхшырак.
Күчерергә 2-3 көн кала помидор үсентесенең аскы 2-3 яфрагын өзәргә кирәк.
Үсентене күчергәннән соң, бер атна су сипмәгез, ул тамырын ныгытачак.
Помидор үсентесенең ян сабакчасын 5 см үскәнче өзәргә кирәк.
Чәчәк атканда бор кислотасы белән тукландырсаң, уңышы мул була. 10 л суга 5 г исәбеннән кушарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр