Питрәч блогеры «Кайтам» Бөтенроссия форумында катнаша
Миңнур Шәмсетдинов куратор буларак чыгыш ясый.
Татарстанда «Кайтам» форумы старт алды, ул бөтен Россиядән студентларны җыйды. Алар Мәскәү, Ижау, Башкортстан, Волгоград һәм башка бик күп шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгәннәр.
80 кеше Татарстан Республикасыннан. Алар арасында Питрәч районында яшәүче, авыл мәдәният йорты җитәкчесе, Чыты авылыннан блогер һәм активист Миңнур Шәмсетдинов та бар. Ул - куратор.
Форумга ветеринария, авыл хуҗалыгы вузларыннан 3-4 курс студентлары килде. Ягъни укудан соң авылда эшли ала торган яшьләр. "Кайтам", димәк, үз авылларына кайталар. Мондый очрашуларда мин бик теләп үз тәҗрибәм белән уртаклашам, авылда ниләр белән шөгыльләнүем, үземнең ничек үсеш алуым турында сөйлим, - дип билгеләп үтә Миңнур.
Студентларны авылга җәлеп итү - форумның төп максаты. Ул тагын берничә көн дәвам итәчәк. Аның ахырында агросәнәгать өлкәсен саклау һәм үстерү турында махсус тематик җыентык басылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа