Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч чаналары җилдән җитез

Мамадышта бишенче «СанниФест» креатив чаналар фестивале узды, анда 54 команда үзләренең креативлыкларын күрсәтте. Алар арасында питрәчлеләр дә бар иде.

Безнең район фестивальдә инде өченче тапкыр катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар яулый. Безнең чаналар иң җитезе дә, иң креативы да булды, хәтта иң еракка шуучы чана да Питрәчнеке.

Быел чарага 7000нән артык кунак җыелды. Юбилей хөрмәтенә мамадышлылар Россиядә иң зур 2,51 метр диаметрлы коймак пешерделәр. Фестивальдә бөтен республикадан һәм күрше төбәкләрдән 54 команда катнашты.
Барлык командалар да үзләренең чаналары белән шаккатырдылар. Аларның фантазияләренең чиге юк иде. Кар тавыннан Пират корабы, киногеройлар-тоткыннар утырган төрмә камерасы, өрәкләрне аулаучылар төялгән машина, миньоннар белән банан рәвешендәге һәм башка гадәти булмаган чаналар бер-бер артлы шуып төште.
Питрәч районын өч команда тәкъдим итте. Яңа ел символы – фанерадан зур үгез һәм «Чип һәм Дейл» мультфильмыннан очу корабын ясадылар һәм хәтта һәркемнең яраткан фильмы - «Ирония судьбы, или с легким паром!» фильмыннан өзек уйнап күрсәттеләр. Алар Ипполит пальто һәм бүрек кигән килеш душка кергән эпизодны сайлап алган. Питрәчлеләр озак уйлап тормыйча гадәти ваннаны чанага әйләндергәннәр.

Чип һәм Дейлның оча торган коткару корабын төзү идеясе күптән барлыкка килде. Без һәрвакыт кемгә дә булса ярдәм итәргә ашыгабыз, шуңа күрә аны чанада күрсәтергә теләдек. Аларны төзегәндә кул астындагы барлык материаллар – фанер, кабарткыч шарлар һәм хәтта гөл чүлмәкләре дә файдаланылды, - дип уртаклашты җиңүче команда әгъзасы Алена Гаврилова.

Ярышлар төрле номинацияләрдә узды. Шулай ук тамашачылар симпатиясе һәм Гран-при өчен призлар бирелде.
Питрәчнең «Спортдесант» командасы «Как по маслу!» номинациясендә икенче урын алды.

 

Бу фестивальгә беренче тапкыр бардым, анда баруны күптән планлаштырган идем. Ниһаять, Питрәч районы өчен җан атарга барыр өчен вакыт таптым. Барлык командаларның чыгышлары кызыклы һәм истә калырлык булды, әмма безнең район барыбер минем өчен иң яхшысы булып кала, - ди фестиваль кунагы Елена Никитина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса