Питрәч энергетиклары бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Бүген, 22 декабрьдә, безнең илдә «Энергетиклар көне» билгеләп үтелә. Бу энергетика сәнәгатенең барлык хезмәткәрләренең, шул исәптән Питрәч электр челтәрләре коллективының һөнәри бәйрәме.
Хәзерге вакытта Питрәч РЭСы хезмәт күрсәтү зонасына 71 торак пункт керә – уналты меңнән артык физик һәм 510 юридик зат, 446 трансформатор подстанцияләре һәм 1200 километр һава тапшыру линияләре.
Агымдагы елда торак йортларны, сәнәгать предприятиеләрен технологик тоташтыру буенча яңа гаризалар саны гына да 1350гә җитте. Безгә хәтта бүлгеч челтәрләрне, һава линияләрен, трансформатор подстанцияләрен эксплуатацияләү буенча тагын бер бригада оештырырга туры килде. Челтәрләр үсә һәм аларга өстәмә хезмәт күрсәтү таләп ителә, - дип билгеләп үтте баш инженер Эдуард Левицкий.
Гомумән, район электр челтәрләре коллективының тотрыклы, профессиональ булуын әйтергә кирәк. Кешеләр эшләренә җаваплы карый, алар үзләре башкара торган эшнең әһәмиятен яхшы аңлыйлар.
Питрәч электр челтәрләренең даими үсеш кичерүе дә район энергетиклары эшчәнлегенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе булып тора.
Техник җиһазлар белән кораллану бара, - диде баш инженер Эдуард Левицкий, - предприятие ЭВЛда, 10 мең вольтлы электр тапшыру линияләрендә эшләү өчен изоляцияләнгән звено булган махсус вышка алды. Кеше махсус кием киеп махсус күтәргечтә барлык кирәкле операцияләрне башкара. Сүз уңаеннан, эшләрнең зур күләме нәкъ менә шундый режимда башкарыла.
Юрий Долгов: «Безнең эштә иң мөһиме - куркынычсызлык техникасын үтәү»
- Безнең эштә һәр нәрсәгә игътибар зур булырга тиеш, вак-төякләрнең барысы да бик мөһим. Нәрсәне дә булса җиренә җиткереп эшләп бетермисең икән, шартлау булырга яки аннан да начаррак хәлләр булырга мөмкин... Чөнки безнең эштә һәрчак ниндидер куркыныч бар, һичшиксез, барысын да исәпкә алырга кирәк. Мин инде егерме елдан артык (Казан югары хәрби команда-ракета гаскәрләренең команда-инженерлык училищесын тәмамлаганнан соң) бу тармакта эшлим, һәм мин моны бик яхшы аңлыйм. Законны ничек үтибез, куркынычсызлык техникасын да тайпылышсыз үтәргә кирәк. Иң мөһиме - персонал тормышы. Өлкән мастер буларак, минем өчен аннан да мөһимрәк кагыйдәләр юк. Кеше иртән эшкә килгәч, кичен өенә кайтырлык булсын.
Михаил Павлов: «Өйдә минем өчен борчылалар. Һәм мин бу хакта онытмыйм»
- Әлбәттә, эш җиңел түгел, билгеле бер кыенлыклар бар. Бервакыт бозлы яңгырдан соң җитешсезлекләрне бетерергә чыктык. Ул чакта боз электр үткәргечләрен бөккән иде. Барысын да рәткә китердек.
Ә хәзер мин эшне махсус күтәргечтә башкарам. Монда иң мөһиме - инструкцияләрне төгәл үтәү. Өйдә, әлбәттә, минем өчен борчылалар, һәм мин бу хакта һәрчак хәтерлим. Шуңа күрә, кагыйдәләрне үтәп, барысын да төгәл эшләргә тырышам. Еш кына биек урыннарда да эшләргә туры килә. Бу һәр кешенең дә көченнән килми. Миңа махсус медицина тикшерүе узарга туры килде. Бернигә дә карамастан, миңа эшем ошый, мин электр бүлү челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер вазыйфаларын башкарам. Мин КАИга укырга кергәч (электр җиһазлары буенча инженер белгечлеген алдым), нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне белә идем. Башта авыр булды. Әмма еллар үткән саен эш тәҗрибәм арта гына барды. Бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим.
Татьяна Сорина: «Минем өчен үз эшемне яхшы башкару бик мөһим»
- Мин үз вакытында азык-төлек товарлары белгечлеге буенча Мәскәү кооператив институтын тәмамладым. Күпмедер дәрәҗәдә алган белемем буенча шөгыльләнәм. Миңа электр счетчикларының күрсәткечләрен төшерергә туры килә - мин контролер. Без күпме киловатт «җыелуын» тикшерәбез, электр счетчикларына пломба куябыз, аларның эшенә ревизия үткәрәбез, кешеләр (кулланучылар) белән аралашабыз, аңлатабыз, проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә булышабыз. Кыскасы, эшебез гади генә кебек, әмма ул бик мөһим, чөнки һәр төрле эшкә учет һәм контроль булырга тиеш. Шуңа күрә минем өчен эшемне яхшы итеп, җиренә җиткереп башкару бик мөһим. Һәм мин эшемне һәркемгә файда китерерлек итеп башкарырга омтылам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа