Питрәч эшмәкәрләре өстәмә кыйммәткә салымнан баш тарта ала
Салым салуның гомуми системасын кулланучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен өстәмә кыйммәткә салым түләүдән азат итү тәртибе каралган.
Өстәмә кыйммәткә салымнан баш тарту өчен оешма яки шәхси эшмәкәрләр исәпкә алу урыны буенча салым органына мондый азат ителү хокукын раслаучы язма хәбәрнамә һәм документлар тапшырырга тиеш. Аларга түбәндәгеләр керә: бухгалтерлык балансыннан (оешмалар өчен) өземтә, сату кенәгәсеннән, керемнәрне һәм чыгымнарны һәм хуҗалык операцияләрен исәпкә алу кенәгәсеннән (шәхси эшмәкәрләр өчен) күчермә. Әгәр алдагы өч календарь ай эчендә керем күләме, өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алмыйча, 2 миллион сумнан артмаган булса, өстәм кыйммәткә салым түләүдә азат итү мөмкин.
Оешмалар өчен керем турында мәгълүмат чыганагы булып бухгалтерлык исәбе регистрлары тора. ЕНДВ кулланган шәхси эшмәкәрләр исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын яки товар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрдән кергән табышны исәпкә алу өчен банктагы счетны кулланса, алар бары тик белдерү кәгазе генә бирә.
Шәхси эшмәкәр ККТ кулланмаса яки аны фискаль документларны салым органнарына мәҗбүри тапшыруны күздә тотмый торган режимда кулланса, икенче эш. Ул чакта өстәмә кыйммәткә салым түләүдән азат итү хокукын керем суммасы турындагы белешмәләр белән яки факттагы табыш күләмен раслаучы башка документлар белән расларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа