Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч гармунчылары онлайн-марафонга чыкты

Район мәдәният хезмәткәрләре хәзерге вакытта өйдә утыручыларны мөмкинлектән файдаланып калырга чакыра.

Үз-үзеңне изоляцияләү - иҗат итүдән туктау өчен сәбәп түгел, дип саный алар. Музыкантлар җырлый, уен коралларында уйный, актерлар шигырь сөйли, рәссамнар картиналар яза.
Район мәдәният бүлеге яңа онлайн-марафон башлап җибәрде, анда олысы да, кечесе дә гармун уйный.

 

Гармун моңы... аңа беркем битараф калмыйдыр. Ул гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан. Гади эшчеме син, академикмы, табибмы, әллә инде президентмы – әлеге моң сине үзенә буйсындыра, сихри дөньяга алып кереп китә. Томыш ваклыклары, көндәлек мәшәкатьләр онытыла, күңелең дәртләнеп китә дә, гармунга кушылып җырлыйсы, йө булмаса биеп җибәрәсе килә башлый.
- Без быел ”Гармун алыйк әле, дускай!” дигән фестиваль оештырырга уйлаган идек. Соңгы вакыйгалар аркасында аны онлайн режимда үткәрергә булдык. Якташларыбыз безгә гармунда үзләренең яраткан композицияләрен уйнаган видеоязмаларны җибәрде. Аларны без хәтта Инстаграмда @kultura_pitrech битендә урнаштырырга да өлгермибез, бик күп уңай фикерләр алабыз. Башкаручылар арасында өлкән буын кешеләренең генә түгел, яшьләрнең, балаларның да булуы аеруча сөендерә, - ди район мәдәният йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Сәгыйрова.
Кирилл Спичков – күп кенә конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, халык алдында чыгыш ясауга ул инде күптән күнеккән. "Туым җондызы-2020" бәйгесенең иң яхшы солисты тальянда "Кәвәл авылы көе" керәшен халык җырын башкара. Талантлы малайны гармунда уйнарга беркем дә өйрәтмәгән, ул үзе, әле бик кечкенә чагында ук, бабасының музыка коралларына карата кызыксыну белдерә башлаган. Ә аның бабасы Кибәч авылыннан гармунчы Николай Чукуров, шулай ук район гармунчылары марафонында катнашучы. Ул оныгына үзенең тальянын бүләк иткән дә инде.


Чыты авылыннан гармунчы Мәхмүт Гәрәев та музыка мәктәпләрендә укымаган. Нота грамотасын белмичә, үзлегеннән генә уйнарга өйрәнгән. Моңга сәләтне аңа әллә талантларга бай Чыты авылы, әллә табигать үзе бүләк итеп биргән.
- Безнең гаиләдә гармунчылар юк иде. Олы абыем Мөхәммәт армиядән үзе белән "Беларусь" гармуны алып кайтты, без шунда уйнарга өйрәндек. Без бит, гармун моңнарын тыңлап, гармунга кушылып, җырлап-биеп үскән буын. Сабантуйлар, яулык җыю, армиягә озату дисеңме, бөтенесе гармун белән үтә иде. Авылдан армиягә китүче егетләр булганда, кичтән иртә таңга кадәр авылда гармун тавышы тынмый торган иде. «Авыл көе»н сузып, егетләр авыл урамнарын әйләнә. Авыл кешеләренең бер-берсенең шатлыкларын уртаклашып, борчу-сагышларын бүлешеп яшәгән матур заманнар иде ул, - ди Мәхмүт абый.
Кибәк иле авылыннан Айнур Нуриевны гармунда уйнарга әтисе Канәфи абый өйрәткән.
- Миңа җиде яшьләр чамасы иде, әти башта гармунда уйнарга өйрәтте, аннары баянга күчтем. Хәзер инде әти дә, уйнарга өйрәнгән теге гармун да юк, - дип искә ала ул.
Әлеге марафон тагын бер кат халык талантларының чишмәсе саекмавын, тальянның искиткеч моңы бүгенге көнгә кадәр иҗатка рухландыруын һәм кешеләргә шатлык бүләк итүен раслый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса