Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч кабагы фестивальнең иң күркәм бизәге булды

Безнең район басуларында һәм бакчаларында бик күп төрле культуралар үстерәләр. Питрәчлеләр «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында «Бакча-2019» фестивалендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим иттеләр, анда үз уңышлары белән мактанырга бөтен Татарстаннан бакчачылар килгән иде.

Безнең район өстәленең патшабикәсе - кабак булды. Район вәкилләре әзерләгән дегустация күргәзмә өстәле әлеге яшелчә культурасыннан эшләнгән әйберләр белән тулы иде, монда как, канапе, камыр ризыклары, десертлар да урын алган иде.
Шәһәр халкына безнең меню бик ошады.
- Кабактан төрле-төрле тәм-томнар пешереп булуы турында белмәгән дә идем. Маффиннарны,  рулетны татып карадым, миңа бик ошады, аларның тәме гадәти түгел, - дип фикерләре белән уртаклашты Анастасия Петрова.
Бакча гүзәленә өстенлек бирүләре очраклы түгел, чөнки нәкъ менә кабак безнең фермерларның һәм бакчачыларның яраткан культурасына әверелде. Мәсәлән, Кибәч, Татар Казысы һәм Питрәч авыл җирлекләрендә ул аеруча популяр.
Фестивальдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җаббаров һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Күргәзмә стенды янында кунакларны халык җырлары һәм биюләре белән «Селяне» иҗат коллективы артистлары традицион милли киемнәрдә каршы алды.
Питрәч күргәзмәсенең һәр детале җентекләп уйланылган һәм эшләнгән иде. Фотозона, шулай ук яшелчә бүлекләре булган зоналар аеруча матур булды, анда колористика республиканың милли флагы төсләре белән аваздаш иде. Стендта тәкъдим ителгән барлык эшләр кулдан башкарылган.
- Без бакча культуралары белән генә чикләнмәдек, районның уңдырышлы туфрагында үстерелә торган традицион авыл хуҗалыгы культураларын: кыяр, помидор, борыч, бәрәңге һәм башка яшелчәләр белән дә таныштырдык. Шулай ук төрле тозлы эшләнмәләлр, компотлар һәм маринадлар алып килдек, - диде район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Сәгыйрова.
Рәсми ачылыштан соң бүләкләү тантанасы башланды, анда питрәчлеләр дә бүләкләнде. Мостафин Айрат Хәйдәр улына («Родник» ширкәтләр төркеме) грамота тапшырдылар һәм райондагы иң яхшы бакчачылык ширкәте җитәкчесе буларак билгеләп үттеләр, бүләккә ул ноутбук алды. Добрякова Роза Наил кызы («Заречье-2» авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе) эшкә намуслы каравы һәм бакчачылык ширкәтенә ярдәм итүе өчен авыл хуҗалыгы министрлыгы грамотасына лаек булды. Шулай ук аңа истәлекле бүләк - авыл хуҗалыгы триммеры тапшырылды. Калиничева Роза Рәфыйк кызына («Рассвет» ширкәтенең идарә рәисе) үз территорияләрендәге чисталыкны саклавы һәм ярдәм итүе өчен бензин пычкысы бүләк иттеләр.
- Фестиваль тәмамланганнан соң без барлык продуктларны сортларга аерабыз һәм аның бер өлешен «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләргә җибәрәбез. Безнең өчен мондый хәйрия акциясе матур традициягә әверелде, - диде Бакчачылар берлегенең Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе Наил Зәйнуллин.
Шунысы игътибарга лаек, быел Бакчачылар көне беренче тапкыр рәсми рәвештә билгеләп үтелгән, ул хәзер Татарстанда сентябрьнең һәр беренче шимбәсендә билгеләп үтеләчәк.

 

Фоторепортаж: «БАКЧА-2019» ФЕСТИВАЛЕ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса