Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Питрәч керамика һөнәрчелеге" проекты мәдәни инициативаларның Президент фонды буенча иң яхшысы дип табылды

Рәссам-керамист, ТР сәнгать һөнәрчелеге остасы Наталья Пилюгина әйтүенчә, һәр бала – кечкенә иҗат итүче, аңа юнәлеш бирергә, кызыксыну уятырга гына кирәк.

Наталья Пилюгина чүлмәк ясау сәнгате темасы белән күптәннән кызыксынган була. Анда керамика һөнәрчелеген үстерү теләге шулкадәр көчле була, хәтта ул бу сәнгатькә балаларны өйрәтергә тели. Һәм узган ел проект яклап, Президент грантлары фондыннан грант отты. Бу аңа “Шатлык” социаль приютында тәрбияләнүче тормышта авыр хәлдә калган ятим балалар белән дәресләр оештырырга мөмкинлек бирә. Быел да бу эшне дәвам итә ул. Наталья Анатольевна конкурста икенче тапкыр җиңү яулады. "Питрәч керамика һөнәрчелеге" проекты мәдәни инициативаларның Президент фонды буенча иң яхшысы дип табылды. Наталья Анатольевна, балалар белән шөгыльләнгәндә, аларның уку процессында үзләрен ышанычлы хис итүләрен, кызыксынуларын, кичергән авырлыклары турында онытып торуларын тели. Шул чакта кечкенә куллардагы балчык үзеннәнүзе йомшара һәм җиңел генә ясарга уйлаган әйбер - тәлинкә яки кувшин, уенчыкка әверелә.

Дәресләрне балаларны кызыксындырырлык итеп, керамиканың ни өчен кирәк леген аңларлык итеп үткәрергә тырышам, - ди оста. – Һәм аларга керамиканың күп кенә мәктәп фәннәре – химия, физика, математика, астрономия белән бәйле булуы турында сөйләгәндә, балаларның гаҗәпләнеп тыңлауларын күрәм.

 

Бүгенге көндә Питрәч районында чүлмәк ясау сәнгате тулысынча юкка чыкты. Төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә тәкъдим итәргә мөмкин булган әйберләр юк. Әлеге проект укыту-җитештерү остаханәсен булдыруны күздә тота, бу максатчан төркемгә иҗади һөнәрләр күнекмәләрен алырга мөмкинлек бирәчәк һәм сәнгать аша социальләштерүгә юнәлдереләчәк.

 

Без ике юнәлеш булдырырга телибез. Бу - сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм башка максатчан төркемнәр өчен керамика студиясе, балчыктан әвәләп ясау, чүлмәк ясау сәнгате, керамиканы бизәү һәм 3Д модель булдыру буенча сыйныфлар оештыру. Бушлай мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Икенче юнәлеш - архив документлары, һөнәрчелекне реконструкцияләү өчен фотографияләр белән эшләү, анализ, тиражлау өчен керамикадан эшләнмәләр үрнәкләрен булдыру, Татарстан Республикасы территориясендә чүлмәк сәнгатен үстерү стр атегиясен эшләү. Безнең проект зур хуплау алды, - дип билгеләп үтте Наталья Анатольевна.

Грант акчасын җиһазлар сатып алуга тотарга планлаштыра. -

Без инде күптән 3Д-принтер турында хыялландык, бу балалар яңа технологияләр кулланырга өйрәнсен өчен кирәк. Шулай ук профильле смена, эшләр күргәзмәсе оештырырга телибез. Чөнки минем төркемдә 25 бала шөгыльләнә.

Наталья Пилюгина район яшьләр бүлеге белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга, алар белән эшләргә теләвен әйтте. Приютта тәрбияләнүчеләр янында булу өчен яшь волонтерлар кирәк.

Кечкенә балалар, шулай ук зурраклар, - дип билгеләп үтте ул, - аларны (в олонтерларны) яшьтәшләре буларак якынрак кабул итәләр, аларга тартылалар, үзләрен иркенрәк хис итәләр. План буенча алар арасында конкурс оештырылачак, аның шартлары буенча аеруча да сәләтле балаларны сайлап алып булачак, бу кызыклы остазларны чакырырга һәм чүлмәк ясау эше буенча гына түгел, сынлы сәнгать, чигү һәм башка халык иҗат төрләре буенча мастер-класслар оештырып булсын өчен кирәк.

 

Халык һөнәрчелегенең яңарышы яңа юнәлеш булачак, - диде Наталья Анатольевна. - Безнең бурыч - үз тарихыбызны саклап калу һәм аны лаеклы дәвам итү, горефгадәтләрне үстереп, яңа буын тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса