Питрәч халкын юлларның торышы борчый
«Халык контроле» системасына ел башыннан безнең районнан 98 гариза кергән.
Бүгенгә аларның 73е хәл ителгән. 4 гариза тикшерүдә. 15ен хәл итү планлаштырылган, ә 6сы нигезле рәвештә кире кагылган.
Питрәчлеләрдән иң күп гаризалар (48) «Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау» категориясе буенча килгән. 33 мөрәҗәгать территорияне төзекләндерү, 6 – сукбай хайваннар, 4 – тышкы реклама урнаштыруда тәртип бозу мәсьәләләренә кагыла.
Шулай итеп, 7 март көнне системага Иске Шигали авылындагы Новоселов урамын кардан чистартуга гариза керде. Ул уңышлы хәл ителде – авыл җирлеге әлеге урамны чистартты.
Гыйнвар ахырында системага Питрәч авылындагы күпфатирлы йортта реклама щитын демонтажлау өчен гариза бирелгән. Әлеге гаризаны тикшергәч, щит урнаштыруга рөхсәт барлыгы ачыкланды. Реклама конструкциясе тиешле параметрларга туры китереп урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа